Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Бүген тугызынчы сыйныф укучылары математика буенча БДИ тапшыра

Татарстанның 36 меңнән артык тугызынчы сыйныф укучысы математика фәненнән мәҗбүри имтихан тапшыра.

2022 елның 23 һәм 24 маенда төп гомуми белем бирү программалары буенча төп дәүләт имтиханы һәм дәүләт чыгарылыш имтиханы формасында дәүләт йомгаклау аттестациясе үткәрелә.

Математика буенча имтиханда 9 нчы сыйныфны тәмамлаучы 36467 кеше катнашачак (алар арасында 23 май – 29970 кеше, 24 май – 6497 кеше), шул исәптән сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән 308 бала. Алар өчен аерым аудитория файдаланыла, имтиханның озынлыгы 1,5 сәгатькә арта.

Математика буенча төп гомуми белем бирү программаларын үзләштерүне раслау өчен, БДИда катнашучыга 8 балл җыярга кирәк, аларның 2се - геометрия буенча биремнәрне үтәгән өчен, чыгарылыш имтихан катнашучысына – 4 балл.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев