Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Без ипотека алдык, ике балабыз бар. Компенсациягә өметләнә алабызмы?

Россиядә күп балалы гаиләләргә ярдәм итүнең яңа чарасы кабул ителде.

Башта вакыты чикләнмәгән 6 процентлы ипотека ставкасы билгеләделәр. Ә хәзер ипотеканы түләү өчен ана капиталы белән чагыштырырдай сумма бирәләр. Әлеге өстәмә 450 меңгә кемнәр өметләнә ала һәм аны алу өчен нәрсә эшләргә кирәк? Бу хакта тулырак “Татар-информ” репортажында.

Яңа ярдәм чарасы нәрсәдән гыйбарәт?

Әле февраль аенда ук Россия Президенты Владимир Путин балалы гаиләләргә ярдәм итүнең яңа төрен тәкъдим иткән иде. Ягъни, ипотеканы түләү өчен 450 мең сум бүлеп бирү күздә тотыла.

 

“Карагыз, нәрсә килеп чыга. Әгәр ана капиталы белән бергә кушсак, 900 меңнән артыграк сумма килеп чыга. Капиталны да шулай ук ипотека түләү өчен тотарга була. Күп кенә төбәкләрдә бу фатир бәясенең шактый өлешен тәшкил итә”, - диде Путин.

 

Бу инициативаны Россия Дәүләт Думасы депутатлары да, Федерация Советы әгъзалары да хуплады. 450 мең сумлык компенсация турында законны Путин июль башында имзалады. Шуннан соң закон үз көченә керде.

Без ипотека алдык һәм ике балабыз бар. Компенсациягә өметләнә алабызмы?

Бу акчалар өченче яки аннан соңгы балалары 2019 елның 1 гыйнварыннан 2022 елның 31 декабренә кадәр туган гаиләләргә генә биреләчәк.

Шулай ук әти-әниләр дә, балалары да Россия гражданнары булырга тиеш. Әтисе яки әнисе ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителгән балалар исәпләнми.

Илдә барлыгы 30 меңгә якын гаилә бу ярдәмне алыр дип көтелә. Ил күләмендә караганда бу күп түгел, чөнки Татарстанда гына да өч һәм аннан да күбрәк балалы 35 мең гаилә яши.

Безнең гаилә бу компенсацияне ничә тапкыр алырга мөмкин?

Яңа ярдәм төрен бер тапкыр һәм бер генә ипотека кредитына карата кулланып була. 450 мең сум кредитның төп өлешен түләргә тотылачак. Бурыч бу суммадан азрак икән, акча процентларын түләүгә тотыла.

Бу ярдәм нинди ипотека кредитлары өчен тотылырга мөмкин?

Законның вакыт буенча чикләве бар – ипотека 2023 елның 1 июленә кадәр алынган булырга тиеш. Бу шартлар Россия җирлегендә алынган милеккә генә кагыла. Бу фатир, шәхси торак йорт яки өй салу өчен сатып алынган җир кишәрлеге булырга мөмкин.

Әлеге 450 мең сумны алу өчен нинди документлар кирәк һәм аларны кая тапшырырга?

Гаилә акчаны алу өчен, кредитны алган банкка барырга тиеш. Гариза, документларның стандарт җыелмасын, балаларның туу турында таныклыкларын алып барырга кирәк.

Экспертлар фикере

“Бу ярдәм кирәкле һәм ул нәтиҗәле. Әмма мин моны да аз дип уйлыйм. Күп балалы гаиләләргә тагын да ныграк ярдәм итәргә кирәк. Ярдәм күбрәк булырга тиеш дип уйлыйм. Ана капиталы да соңыннан туган һәр балага бирелергә тиеш дип күптәннән әйтеп киләм”, - диде “Татарстанның күп балалы гаиләләре” төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Артем Кузнецов.

 

“Бу базарга уңай йогынты ясый. Балалар саны белән бәйле чикләүләр генә бар. Шуңа күрә бөтен кеше дә бу закон йогынтысына эләкми”, - диде Татарстанның Риелторлар гильдиясе президенты Андрей Савельев.

Моннан тыш, яңа законның көче кичектерелгән булачак дип ышана эксперт. Бу ярдәм өченче һәм аннан соңгы балалары быелның 1 гыйнварыннан соң туган гаиләләргә бирелә. Бу вакытта кечкенә балалы гаиләләрнең башка мәшәкатьләре була. Алар ипотека турында 1-1,5 елдан соң гына уйлана башлый.

Шулай ук Савельев Казанда ипотеканың уртача бәясен дә атады. Ул 1 – 1,5 млн сум. Әгәр яңа компенсациягә ана капиталын да өстәсәң (быел 453 мең һәм 2020 елда якынча 470 мең булачак), “ипотеканың шактый өлешен бу акчалар белән капларга була”.

“Бу бик җитди сумма, әмма ул бик кирәкле, чөнки балалы гаиләләргә ярдәм итү өчен тотыла. Карагыз: бүгенге көндәге иң зур проблемаларның берсе – ярлылык. Һәм ул балалы гаиләләргә хас”, - дип саный Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов.

Фото: архив

Алдарак Россия Хөкүмәте күп балалы гаиләләрнең ипотекасын компенсацияләү өчен өстәмә 5 млрд сум бүлеп бирергә тәкъдим иткән иде. Шуңа өстәп Россиядә ел саен ана капиталы өчен 300 млрд сум акча тотыла. 

Автор: Динара ПРОКОПЬЕВА, sntat.ru

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/society/-k-p-balaly-gail-l-rne-ipotekasyn-d-l-t-t-l-yach-k-450-me-sum-kompensatsiyase-nichek-alyrga/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев