Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

«Белем җәүһәрләре» татар интернет-проектлары бәйгесе җиңүчеләре билгеле

Финалистлар арасында «Көмеш кыңгырау» газетасының сайты һәм инстаграм сәхифәсе дә бар. Бүләкләү тантанасы 6 декабрьдә була.

XII Дөньякүләм «Белем җәүһәрләре» татар интернет-проектлары бәйгесенең финалистлар исемлеге билгеле булды.

Бүләкләү тантанасы 6 декабрь көнне ТР Фәннәр Академиясенең (Казан шәһәре, Бауман урамы, 20) актлар залында үткәрелә. Башлану вакыты: 11:00 сәг, дип хәбәр ителә «Белем.ру» порталында.

«Барлык интернет-проект авторларын да чын күңелдән дөньякүләм бәйгенең финалына чыгулары белән тәбриклибез һәм тантанада көтеп калабыз! Тантанага Википедия, ВКонтакте вәкилләре дә чакырулы», диелә бу хәбәрдә.

 «Көмеш кыңгырау» республика газетасының сайты «Гаилә, милли тәрбия һәм сәламәт яшәү рәвеше өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект» номинациясендә, Инстаграм аккаунты 
«Инстаграмда иң файдалы һәм популяр татар аккаунты» номинациясендә финалга чыкты. Конкурста барлыгы 73 проект катнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шәп!!!