Реклама
Хөрмәтле дуслар! «Көмеш кыңгырау» сайты да әлеге бәйгедә катнаша.
Әмма татар интернет-проектларының төп кулланучылары фикере дә мөһим.
Кайсы да булса проектка тавыш бирер алдыннан һәр номинациядә катнашучы интернет-проектлар белән якыннан танышып чыгарга мөмкин. Менә алар - катнашучылар.
Әлеге сораштыру нәтиҗәсе җиңүчеләрне билгеләми, элеккегечә, призлы урыннарны профессионаллар ачыклый. Сораштыру нәтиҗәләре интернет-проектлар һәм аларның кулланучылары турында киңрәк мәгълүмат бирә.
Тавыш бирү 3 октябрь көнне 21:00 сәг. башланып китәчәк һәм 6 октябрь көнне 21:00 тәмамланачак.
Тавыш бирү өчен сылтама: http://konkurs.belem.ru/sorashtiru-2019
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз