Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына Россиядә сугыш турында мемориаль томнар чыгару планлаштырыла

1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Россиядә сугыш турында «Бөтенхалык Хәтер китабы» дигән төсле мемориаль томнар чыгарылачак, дип хәбәр итә проектны оештыручылар.

«Бөтенхалык Хәтер китабы» нда «Үлемсез полк», «Безнең җиңүчеләребез» («У Победы наши лица»), «Хәтер вахтасы», «Батырлар портреты» һ. б. патриотик акцияләрдә катнашучылар тарафыннан җыелган материаллар урнаштырылачак.

«Бөек Җиңүне яулаган солдатлар, тыл хезмәтчәннәре һәм геноцид корбаннары турында мәгълүмат исемлек рәвешендә генә түгел, ветераннарның портретлары, туганнары, дуслары, полкташлары турында яхшы истәлекләр, фоторәсемнәр һәм хикәяләр белән сурәтләнәчәк. Бу киләчәк буыннар өчен һичшиксез мөһим », - дип сөйләде оештыручылар күп томлы басманы чыгаруның төп максатлары турында.

Татарстанлылар да әлеге Гомумроссия нәшрият проектында катнаша ала. Катнашучылар https://я-память.рф сайтында теркәлергә, очерк һәм фотоматериаллар тапшырырга тиеш.

Тулырак: ://www.tatar-inform.ru/news/2019/07/29/658136/

6+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев