Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Бай тарихлы һәм өр-яңа 2нче гимназия

Ниһаять! Дүртенче чирекне дистанцион укып, мәктәпне, дусларны, яраткан укытучыларыгызны сагынып беткән булгансыздыр.

Менә ул көн килеп тә җитте. Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге гимназия балалары өчен бу көн аеруча да көтелгән иде. Яңартылган мәктәпләре каршы алды аларны. 
Тантаналы линейкага Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Чаллы шәһәре хакиме Наил Мәһдиев һәм бик күп мәртәбәле кунаклар килгән иде. 
Гимназия милли мәгариф үзәге булачак. Фәннәрне татар телендә үзләштереп, татар, рус, инглиз телләрендә иркен аралашучы шәхесләр тәрбияләү кебек зур максат куела биредә. Капиталь төзекләндерелгән, якты, заманча мәктәпкә быел 92 бала беренче сыйныфка керә. «Телебезне, гореф-гадәтләребезне сакларга теләгән ата-аналар килгән монда. Әлегә республикада алты полилингваль мәктәп бар, киләчәктә аларның санын арттырырга исәплибез», – дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.
Интерьер традицион татар орнаменты стилендә бизәлгән. Беренче катта Татарстанның танылган шәхесләре турындагы стенд урнаштырылган. Диварларда әкият геройлары – Су анасы, Шүрәлеләр, акыллы гыйбарәләр...
Һәммә җиһаз да өр-яңа! Һәр сыйныфта – интерактив такта. 
Сыйныф бүлмәләрендә – үтә күренмәле витраж ишекләр. Ике спорт залы. Берсендә гимнастика бөлән, икенчесендә көрәш белән шөгыльләнәчәкләр... Үзгәрешләр күп! Алар бар да ныклы белем һәм тәрбия алу өчен эшләнелгән. Республика бюджетыннан 176 миллион сум бүлеп бирелгән, «Медик», IMS компанияләре хезмәт куйган. Бары тик тырышып укыйсы, мөмкинлекләрдән файдаланып киләчәккә атлыйсы бар. 
Уңышлар сезгә, укучылар! 
2нче гимназиядәге Белем көне турындагы язманы газетабызның 35нче саныннан укырсыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев