Реклама
Кайбер мәктәпләр инде икенче ел «нәтиҗәле башлангыч сыйныфлар» җыя.
Эксперимент аеруча афишаланмый, әмма мәктәп сайтларында ата-аналар өчен мәгълүмат бар. Өч еллык сыйныфка болай гына язмыйлар – сайлап алуны узарга кирәк. Шулай итеп, «башлангыч»ны дүрт ел урынына өч елда укыту нәрсә белән аерыла? Төп аерымлыклар укуның беренче елында. Беренче сыйныф материалын укучылар декабрьгә кадәр, ә гыйнвардан майга кадәр – икенче сыйныф материалларын үтәргә тиеш.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтыннан алынды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз