Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Балаларга өстәмә белем бирү навигаторы эшли башлаган

Балаларга өстәмә белем бирү навигаторы турында ата-аналарга киңрәк мәгълүмат тарату кирәк. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Асия Тимирясова шул хакта әйтте.

Навигатор турында Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина сөйләде. Балаларга өстәмә белем навигаторы http://navigator.rcvrrt.ru/сылтамасы буенча урнашкан. Навигатор порталына Республика балаларга өстәмә белем үзәге порталыннан (rcvrrt.ru) һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтының “Файдалы сылтамалар” (mon.tatarstan.ru) бүлекчәсеннән кереп була.

“Хәзерге вакытта навигатор порталында өстәмә белем бирүче 153 оешма теркәлгән. Белем бирү программаларның күпчелеге бушлай. Берәр программа сайлап, кулланучы навигатор системасы аша учреждениегә гариза бирә ала. “Татарстан Республикасында электрон белем” (edu.tatar.ru) мәгълүмати системасы аша да гариза бирү битенә күчеп була”, - диде Алсу Әсәдуллина.

“Минемчә, ата-аналар бу портал турында белеп бетерми. Бу юнәлештә киңрәк аңлату эшләре кирәк”, - диде Асия Тимирясова. “Бу әле яңа портал. Программа һаман саен яңарып тора. Навигатор турында яңа уку елы башында ата-аналар җыелышында мәгълүмат таратылачак”, - диде Алсу Әсәдуллина.

Навигаторда Яндекс.Карта сервисы белән синхронизация баланың яшәү урынына якын өстәмә белем учреждениесе турында мәгълүмат алып була. Алсу Әсәдуллина әйтүенчә, андроид өчен мобиль кушымта эшләтү дә планлаштырыла. “Киләчәктә әле без ерак урнашкан балаларның читтән торып, онлайн режимда да өстәмә белем белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр тудыру бурычын куябыз”, - ди ул.

Министр урынбасары 5-18 яшьтәге балаларны сыйфатлы өстәмә белем программалары белән 82 процент дәрәҗәдә колачлау бурычы торганын әйтте. Хәзерге вакытта өстәмә белем бирү программалары юнәлешләре буенча 606 мең 220 бала укый, бу 81,9 процент тәшкил итә. Өстәмә белем системасына соңгы өч елда 800 млн сумнан артык акча юнәлдерелгән.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/01/190790/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев