Реклама
Камал театры балалар өчен «Камал театрының яңа бинасын ничек күрәсең?» дип аталган рәсемнәр бәйгесе игълан итте. Бәйгедә 12 яшькә кадәр балалар катнаша ала.
Театрның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, иң яхшы эшләр Камал театры фойесында куелачак. Конкурсның төп призы ВИП-абонемент — 116нчы сезонның һәр премьерасына 2 кешелек чакыру.
Конкурста катнашу өчен:
Конкурс эшләре 17нче сентябрьгә кадәр кабул ителә. Аннары 18-19нчы сентябрьдә жюри әгъзалары 9 иң яхшы рәсемне сайлап ала. 20-29нчы сентябрь көннәрендә театрның Вконтакте төркемендә иң яхшы эшләр өчен тавыш бирү үткәрелә. 30нчы сентябрьдә җиңүче игълан ителә. Рәсми бүләкләү 1нче октябрьдә яңа 116нчы сезон ачылышында үтәчәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз