Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Балалар диспансеризациясе киләчәктә мәктәпләрдә кертелергә мөмкин

Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында журналистларга республиканың сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков әйтте.

“Без диспансеризацияне сырхауханәләрдә түгел, ә мәктәпләрдә үткәрү буенча Мәгариф һәм фән министрлыгы белән үзара хезмәттәшлеккә таба барабыз. Бу концепцияне әзерлибез. Бу эшне оешкан коллективларда гамәлгә ашырырбыз дип уйлыйм”, - диде министр "Татар-информ" хәбәрчесенә. Ул бу эшне башкару өчен законга тәңгәлләштерү, бинаны лицензияләү һәм башка нечкәлекләр исәпкә алыначагын әйтте.

“Без дөрес юнәлештә дип уйлыйм. Совет медицинасында да шулай иде, стоматология дә бар иде, профилактик чаралар үткәрелә, педиатрлар килә иде. Без дә педиатрын да, психологын да, неврапотологын да җибәрәчәкбез. Мәктәптән түгел, балалар бакчасыннан ук башларга тиешбез. Балаларны карап, сәламәтлекләрендәге үзгәрешләрне вакытында ачыклап, төзәтеп булганда төзәтергә кирәк”, - диде Садыйков.

Ул “Сәламәтлек саклау” илкүләм проекты кысаларында мәҗбүри медицина иминияте фонды буенча акча күләме арттырылганын әйтте. Шуның бер нәтиҗәсе буларак балалар өчен медицина тикшерүләре күләме арта. “15-17 яшьтәге балаларны медицина тикшерүләре белән колачлау 60 процентка җитте. 2019 елдан 6 яшьтән олырак балалар өчен дә профилактик тикшерүләр күләме артачак”, - диде Марат Садыйков.

Министр әйтүенчә, сырхауханәләрдә табибка тикшеренү өчен килгән сәламәт һәм проблемалары булган авырулар агымы кисешә. Аның фикеренчә, бу дөрес түгел. “Шуңа без сырхауханәгә берничә керү ишеге белән яңа модель сырхауханә концепциясен гамәлгә ашырабыз. Сынау режимында өч дәвалау учреждениесе билгеләнә. Нәтиҗәләре булыр, һәм халыкны актив рәвештә диспансеризациягә җәлеп итә алырбыз дип уйлыйбыз”, - диде ул.

Министр диспансеризацияне оешкан коллективларда, заводларда үткәрү әһәмиятле дип саный. “Эшчеләр безгә килгәнен көтәргә түгел, ә шунда барырга кирәк”, - ди ул. Аның сүзләренчә, һәркем турында дөрес мәгълүмат туплана торган система булуы мөһим. Төрле урыннарда үткән медицина тикшерүләре нәтиҗәләре чагышмаска да мөмкин. “Без ни сәбәпле шулай нәтиҗәләр төрле булуын өйрәнәчәкбез, без моны аңларга тиешбез”, - диде.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/30/190651/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев