Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Балалар өчен рәсемле Кытай китаплары күргәзмәсе ачыла

15нче ноябрь көнне 11.00 сәгатьтә Казан шәһәренең Республика балалар китапханәсендә "Кытай балаларының эрудиция дөньясы - Балалар өчен рәсемле Кытай китаплары күргәзмәсе»нең тантаналы ачылышы була.

Бу күргәзмә Кытай Халык Республикасы оешуга 70 ел һәм Кытай белән Россия арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнашуга 70 ел тулуга багышлана. Шушы уңайдан Кытайның Конфуций институты Россиядә һәм Белоруссиядә күчмә күргәзмәләр оештыра.

Күргәзмә балаларның эстетик тәрбиясен үстерүне күздә тота һәм уникаль Кытай мәдәниятенең яңа чагылышын тәкъдим итә.

Күргәзмә өчен сайланган балалар китаплары Кытайда һәм чит илләрдә дәрәҗәле премияләргә һәм бүләкләргә лаек булган, аларның күбесе «балалар өчен иң яхшы 100 китап»халыкара исемлегенә керә.

Күргәзмәдә тәкъдим ителгән барлык китаплар да үзенчәлекле: алар нәни укучыларга дөньяны танып белергә мөмкинлек бирүче фәлсәфи эчтәлекләре белән аерылып тора, кайберләре дуслык һәм хайваннарга дустанә мөнәсәбәт турында сөйли. Кытай персонажлары, шулай ук башка илләрнең балалар әдәбияты геройларының әкияти маҗаралары турында китаплар бар.

Китапларга иллюстрацияләр Кытай милли мәдәниятенә хас төрле техникаларда башкарылган (тушь рәсеме, традицион кәгазьдән киселгән яки күләмле кәгазь аппликацияләре). Китапларны сәнгатьчә бизәгәндә мультипликациядән алынган заманча техника да кулланыла.

Казанда әлеге чара Республика балалар китапханәсе, КФУның Конфуций институты, Казан шәһәренең 27нче, 183нче, 132нче гимназияләре белән берлектә үткәрелә. Бу көннәрдә балалар өчен Кытайда соңгы елларда чыккан китаплардан күргәзмә, әкиятләр уку, фильмнар карау, рәссамнар белән иҗади очрашулар, мастер-класслар һәм башка кызыклы вакыйгалар булыр дип көтелә.

Күргәзмә 15нче ноябрьдән 15нче декабрьгә кадәр эшли. Адресы - Казан шәһәре Ямашев бульвары, 81нче йорт.

Фотоның чыганагы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев