Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә балаларны кабул итү башлана

1нче апрельдән белем бирү учреждениеләренә балаларны кабул итү башлана.

25нче мартка кадәр белем бирү учреждениеләре территорияне беркетү турында приказ урнаштырачаклар, аның нигезендә документлар тапшырырга мөмкин булачак.

 

Документлар ике этапта кабул ителә. 1нче апрельдән 30нче июньгә кадәр беркетелгән территориядә яшәүче балалар һәм өстенлекле хокуклы балалар, 6нчы июльдән 5нче сентябрьгә кадәр – башка йорт балалары өчен документлар тапшырыла.

 

Документлар шәхсән яки электрон формада бирелә.

 

Унынчы сыйныф укучылары төп гомуми белем турында гариза, аттестат тапшыра. Мөмкинлекләре чикләнгән балалар адаптацияләнгән белем бирү программасы буенча кабул ителә.

 

Шулай ук әлеге вакытта Чаллы шәһәренең балалар бакчаларына исемлек формалаштыру бара. «Электрон балалар бакчасы» системасын РФ Дәүләт хезмәтләре Порталы белән синхронизацияләгәннән соң, кабул итү турында статуслар күренәчәк, һәм 1 апрельдән балалар бакчаларын комплектлау башланачак.

 

2022-2023 уку елына якынча 6 500 урын планлаштырылган, шуларның 5 меңгә якыны – бер яшьтән өч яшькә кадәрге балалар өчен.

 

"Моннан тыш, мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен төркемнәр формалаша. Шулай итеп, узган ике ел эчендә шундый 20 төркем ачылды, быел сөйләшүдә авыр тайпылышлар булган биш төркем формалаштыру планлаштырыла", - дип хәбәр итте мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев