Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

BabySkills-2021 балалар чемпионаты җиңүчеләре билгеле

Чаллыда, WorldSkills Russia стандартларын исәпкә алып, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен BabySkills-2021 башлангыч һөнәри юнәлеш бирү буенча балалар чемпионатының муниципаль этабы тәмамланды.

Җиңүчеләрне бүләкләү педагогия көллиятендә узды.

Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр белемнәрен һәм осталыкларын 11 компетенциядә күрсәттеләр:

«Төзүче-инженер», «ЮХИДИ инспекторы»,«Ресторан сервисы»,«График дизайны»,«Мәктәпкәчә тәрбия»,«Физик культура, спорт һәм фитнес»,«Музыка җитәкчесе», «Өс киемнәре дизайнеры»,«Кондитерлык эше»,«Лаборатор химик анализ», «3D дизайнеры».

 

«Мәктәпкәчә тәрбия» компетенциясендә беренче урынны 53нче балалар бакчасында тәрбияләнүче Зәринә Зворыгина яулады. Шул ук компетенциядә беренче тапкыр сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында һөнәри осталык буенча «Baby-Абилимпикс» чемпионаты үткәрелде. Бу юнәлештә ярышларда 8 нче балалар бакчасыннан Ксения Удалова һәм 17 нче балалар бакчасыннан Екатерина Кузнецова иң яхшылар дип табылды.

«Инженер-төзүче» компетенциясендә беренчелекне 45 нче балалар бакчасыннан Ярослав Москвичев яулады. «Физик культура, спорт һәм фитнес» компетенциясендә 31нче балалар бакчасыннан Алисә Климачева җиңде. «Ресторан бизнесы» компетенциясендә 59 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүче Раян Мингасов иң яхшысы дип табылды. «Музыка җитәкчесе» компетенциясендә 108 нче балалар бакчасыннан Ралина Габдрахманова ярышларның лидеры булды. «Өс киемнәре дизайны» компетенциясендә җиңүне 2 нче балалар бакчасыннан Лина Маркус яулады. «Лаборатор химик анализ» компетенциясендә беренче урынны 100 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче Алисә Дусманова алды. «ЮХИДИ инспекторы» компетенциясендә беренче булып Радмир Гишмиев танылды.

Кулинар осталык буенча «Кондитерлык эше» компетенциясендә 72 нче балалар бакчасыннан Агния Уткина җиңү яулады. 

«ЗD дизайнер» компетенциясендә 35 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче Мария Башкатова беренче булды. «График дизайны» компетенциясендә беренче урынны 99 нчы балалар бакчасыннан Данил Потехин алды.

Чыганак: http://nabchelny.ru/ сайты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев