Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Айдар Хәлим укулары

Чаллы шәһәренең 41 нче мәктәбендә шагыйрь, прозаик, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлим исемендәге II региональ укулар узды

Чаллы шәһәренең 41 нче мәктәбендә шагыйрь, прозаик, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлим исемендәге II региональ укулар узды. Заман таләпләренә тулысынча җавап бирә торган өр-яңа бинада урнашкан белем йортында югары кимәлдә үткән әлеге чара Чаллыдан һәм республикабызның 11 шәһәр-районыннан укытучыларны, әдәбият белгечләрен, студентларны, мәктәп укучыларын җыйды, сиксәннән артык эш кабул ителде һәм бәяләнде.

Оештыручылары Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге, Чаллы дәүләт педагогия университеты, шәһәрнең Информацион методик үзәге, 41 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсе.

Региональ укуларның Айдар Хәлим шигырьләре белән ачылып киткән пленар утырышында мәктәп директоры Рөстәм Хуҗин, филология фәннәре кандидаты Лилия Хөснетдинова, шагыйрь Айрат Суфиянов чыгыш ясады. Ихлас, ялкынлы чыгышларда балаларыбызда татар теленә мәхәббәт тәрбияләү, туган телне өйрәнүдә яңа ысуллар куллану, телебезне, гореф-гадәтләребезне киләчәк буынга җиткерү мәсьәләләре күтәрелде. Һәм, билгеле инде, күренекле әдип Айдар Хәлимнең титаник хезмәтләре аталды, аларның милләтебезнең үзаңын үстерүдәге тиңдәшсез роле турында әйтелде. “Айдар Хәлимнең һәрбер әсәреннән яраланган милләтебезнең каны тамчылый”, – диде милләтпәрвар шагыйрь Айрат Суфиянов.

Аннан укулар төрле секцияләрдә дәвам итте. Аларның исемнәрен генә атау да бу бик кирәкле чараның, фикер алышуның, аралашуның ни дәрәҗәдә актуаль һәм җитди булуын дәлилли: “Рәхмәт, халкым, хак язмышым итеп, үз телеңне бирдең иң элек!”, “Биктырыш “Әлифба укый”, “Мине яратмаска мөмкин – талант өчен, мине яратырга мөмкин – талант өчен” һ.б.

Соңыннан Айдар Хәлим укуларында катнашучыларга сертификатлар тапшырылды, ә фәнни хезмәтләр тиз арада электрон китап булып дөнья күрәчәге турында әйтелде. Иң мөһиме, әлеге чарадан һәркем киләчәктә дә милләтем дип яшәр, эшләр өчен өчен җанына рухи азык, таяныч алып, йөрәгенә көч-дәрт өстәп таралашты. Шагыйрь мең хаклы:

Таш күзеннән җандай чәчрәп чыгып, Әйтү ләззәт икән: Без исән!

Г. Абдуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев