Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Арча районында “Мәгърифәт йолдызлыгы” фәнни конференциясенә йомгак ясадылар

Арча районында “Мәгърифәт йолдызлыгы” фәнни-гамәли конференциясе узды. Чара Яңа Кенәр урта мәктәбендә  туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышлап үткәрелде. Йомгаклау турына читтән торып сайлап алуны узган укучылар килде.

Конференциягә Балтач, Әтнә, Саба, Биектау, Кукмара, Мамадыш, Арча районнарыннан барысы 127 эш җибәрелгән иде. Конференция өч юнәлештә эшләде.

«Күренекле мәгърифәтчеләр һәм туган як» дигән беренче юнәлеш буенча XVIII-XX йөзләрдәге татар мәгърифәтчеләре турында фәнни-тикшеренү эшләре тыңланды.

Икенче юнәлештә «Сез иң гүзәл кеше» дигән темага мәгариф өлкәсенә үз өлешләрен керткән укытучылар турында реферат материаллары буенча чыгышлар ясады.

Өченче юнәлеш буенча «Халыкны бөтен дөньяга таныткан сыйфат – аның күңел байлыгы, теле» ( Г. Ахунов) темасына читтән торып әсәрләр конкурсы рәвешендә узды.

Фәнни-гамәли эшләр югары квалификация категорияле укытучылар, музей хезмәткәрләре тарафыннан бәяләнде. Конференциядә җиңүчеләр Арча муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе дипломнарына лаек булдылар.

Чыганак: https://mon.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев