Көмеш кыңгырау

Алабугада җәядән ату буенча Татарстан Республикасында беренче тапкыр Бөтенроссия турниры үтәчәк

Турнир 22-24 июль көннәрендә була.

Алабуга шәһәре территориясендә традицион җәядән ату буенча Татарстан Республикасында беренче тапкыр Бөтенроссия турниры узачак.

Турнир программасында ярминкә, мастер-класслар, палаткалар шәһәрчеге һәм бик күп кызыклы чаралар планлаштырыла.

Турнирда катнашырга яки гади тамашачы булырга мөмкин. 15 июльгә кадәр сайтта гариза бирергә кирәк.

Тулырак мәгълүмат https://vk.com/tugan_batyr

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: