Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Актанышта «Киләчәккә адым» балалар техник иҗат фестивале узды

Актанышта Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан «Киләчәккә адым» балалар фестивале узды. Бу турыда Актаныш районы мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

Һәр фестиваль – ул үзара аралашу, тәҗрибә уртаклашу, үз сәләтеңне күрсәтү, башкаларның уңай тәҗрибәсен өйрәнү мәктәбе.
Фестиваль кысаларында «21 нче гасыр Кулибиннары» бөтенроссия яшь уйлап табучылар олимпиадасының район этабында, «Ворлд-скиллс — Россия-юниор» бәйгесенең «Яшь профессионаллар» төбәк чемпионаты «Балта эше» һәм «Тегү эше» компетенцияләре буенча район бәйгеләрендә, укучыларның техник иҗат күргәзмәсендә, мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен иң гади автомодельләр республика ярышларында җиңүче укучылар бүләкләнде.

Шулай ук укучылар арасында уздырылган «Һөнәри дебют», Актаныш технология техникумы студентлары арасында үткән «Үз һөнәренең остасы» бәйгеләрендә районның яшь һөнәр ияләре ачыкланды. «Мин — булачак эшмәкәр» бизнес-идеяләр бәйгесендә җиңүчеләр аталды. Әлеге бәйге яшьләрне эшмәкәрлеккә үстерүдә ярдәм итү йөзеннән оештырылды.

Жюрига 52дән артык бизнес-идея тәкъдим ителгән. Укучылар аны комиссия алдында яклаганнар. Икенче турга 15 эш сайлап алынган.

 «Бизнес-идеяләр арасында шул кадәр кызыклы, районга файда китерерлек идеяләр дә бар. Без бу кадәр эш килер дип уйламаган идек. Укучыларның шул кадәр актив булуларына сөендек», — ди Татарстан Эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү фондының Актаныш районындагы вәкиле Алмаз Нурлыев.

“Мин - булачак эшмәкәр” район бизнес-идеяләр бәйгесенең IT- технологияләр юнәлешендә Актаныштан 4 укучының проекты җиңү яулаган.
Аларны Актаныш муниципаль районы Башлыгы Энгель Фәттахов һәм “Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат”ның цифрлаштыру буенча директор урынбасары Фирзәр Әюпов тәбрик итте.



3 урын – Харисов Әмир, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты укучысы, җитәкчесе – Әюпов Фирзәр Ришат улы;

2 урын – Нургалиев Урал, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты укучысы, җитәкчесе Гыйлметдинов Марат Илсур улы;

1 урын – Фазлыев Рамис, Актаныш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы, җитәкчесе – Хөсәенов Ленар Наил улы;

“Информацион технологияләр” өлкәсендә бизнес-идеяләр бәйгесенең гран-при иясе - – Шәйхразиев Данияр, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты укучысы, җитәкчесе – Гыйлметдинов Марат Илсур улы; Гран-при күләме – 100 000 сум.

Проектның Гран-при иясе — Актаныш техникумы укучысы Ләйлә Вәлиева.


Белем бирү оешмалары арасында балалар техник иҗат фестиваленең гомуми нәтиҗәләре түбәндәгечә билгеләнде:

Төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында:

3 урын – Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе. Директоры – Салихов Васил Максут улы ;

2 урын – Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе. Директоры – Шәймәрдәнова Гүзәлия Сәлимҗан кызы;

1 урын – Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе. Директоры – Әхмәтов Рәмзил Хуҗагали улы;

Урта гомуми белем бирү мәктәпләре арасында:

3 урын – Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актаныш 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе. Директоры – Әмиров Айзат Сәлихҗан улы;

2 урын – Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге кадет-интернат мәктәбе. Директоры - Ялалов Илсур Индус улы;

1 урын – Актаныш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе. Директоры – Гарипов Даниал Дәниф улы;

 

«Киләчәккә адым» балалар фестивалендә балаларның кул эшләре, иҗат проектлары күргәзмәсе эшләде. Проект авторлары белән иҗади багланышлар булдыру һәм сатып алулар өчен дә мөмкинлекләр тудырылган иде күргәзмәдә.

Мәгълүмат http://aktanysh-rt.ru/ һәм tatar-inform.tatar сайтларыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев