Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

6нчы апрельдән дистанцион формада уку башланачак

Балалар бакчаларында дежур төркемнәр эшләвен дәвам итә.

Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов укучыларның әти-әниләренә мөрәҗәгать белән чыгып, мәктәпләрдә, урта профессиональ уку йортларында һәм вузларда уку процессының 6нчы апрельдән дистанцион формада дәвам итәчәген әйтте.

«Беренчедән алып 11нчегә кадәр барлык сыйныфлар, уку программасында кабул ителгәнчә, дистанцион формада укуны дәвам итәчәк. Укучылар һәм педагоглар төрле электрон платформалар кулланачак", - диде ул.

Рафис Борһанов Татарстан балалар бакчаларында дежур төркемнәр эшләвен дәвам итәчәген әйтте.

«Безнең "алгы сафларда" булган кешеләребез, шәһәрләребезнең, республикабызның яшәешен тәэмин итүчеләр борчылмасын. Аларның балаларын дежур төркемнәр кабул итәчәк", — диде ул.

Мәгариф министры барлык мәктәпләрнең дә дистанцион формада укытуга әзер булуын әйткән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев