Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

28 марттан 5 апрельгә кадәр Россия халкы ял итәчәк

Шулай ук балаларга, мәктәп укучыларына, 65 яшьтән узган өлкән кешеләргә җәмәгать урыннарында булу тыела.

Халыкка мөрәҗәгатендә Россия Президенты Владимир Путин киләсе атнаны хезмәт хакы түләнә торган ял атнасы дип игълан итте.

Президент әйткән көннәрдә кемнәр ял итми?

Путин Россиядә эшләми торган көннәр турында указга кул куйды.

Россия Президенты Владимир Путин халыкка мөрәҗәгатендә бер атналык ял көннәрен 28 марттан дип белдерсә дә, рәсми указда яллар 30 марттан башлана дип әйтелгән.

Указда мондый юллар бар: Санитар-эпидемиологик иминлекне тәэмин итү максаттыннан 30 март-3 апрель көннәрен, хезмәт хакын саклап, ял көннәре дип игълан итәргә.

Указ өзлексез эшләүче оешмаларга, медицина һәм даруханәләргә, халыкны продуктлар һәм иң беренче чиратта кулланыла торган товарлар белән тәэмин итә торган оешмаларга, медицина оешмаларына, гадәттән тыш хәлләр шартларында эшләүчеләргә, кичектергесез ремонт эшләрен башкаручыларга кагылмый.

 

Шулай ук балаларга, мәктәп укучыларына, 65 яшьтән узган өлкән кешеләргә җәмгыять урыннарында булу тыела.

 

Россия Президенты Владимир Путин Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү датасы коронавирус сәбәпле күчерелергә тиеш, дип белдерде.

– Тавыш бирүне соңрак вакытка күчерергә кирәк дип саныйм. Төбәкләрдә дә, тулаем ил буенча да вазгыять ничек булачагын бәялибез һәм бары тик һөнәри фикергә таянып, табибларның, белгечләрнең киңәшләре нигезендә генә яңа тавыш бирү көне турында карар кабул итәчәкбез, - дип белдерде Путин гражданнарга үзенең мөрәҗәгатендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус