Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

26нчы сентябрьдә «Татарча диктант»ка кушыл

26нчы сентябрь көнне 11:00 сәгатьтә ТНВ-Татарстан һәм ТНВ-Планета каналларында «Татарча диктант» бөтендөнья акциясе уза.

Акциянең максаты - әдәби татар телен өйрәнүгә омтылыш тудыру, белемнәрне тикшерү. Ул бишенче ел рәттән Россиянең һәм дөньяның төрле төбәкләрендә уздырыла. Катнашу бушлай һәм ихтыярый.

Диктантта укылачак текстларны КФУ белгечләре сайлый. Быел ул онлайн уздырыла. Шулай ук оффлайн мәйданчыклар да оештырылачак. 

Татарстанда язучы һәм журналист Ибраһим Газиның, Россия төбәкләрендә язучы, шагыйрь Нәби Дәүлинең, чит илләрдә педагог, публицист, язучы Афзал Шамовның бер әсәреннән өзек укылачак.

Татарстандагы катнашучылар өчен текстны профессор, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин, Россия төбәкләрендәгеләр өчен ТНВ алып баручысы — Илдар Киямов, чит илләрдәге катнашучыларга Татарстан Республикасының атказанган артисты Филүс Каһиров укыячак.

Диктантның нәтиҗәләре 30 көннән соң diktant.tatar сайтында билгеле булачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татарча татарча диктант татарча диктант 2020

2
X