Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

2024 елда Алинә Заһитова исемендәге фигуралы шуу мәктәбе ачылачак

Алинә Заһитова һәм Владимир Леонов фигуралы шуу мәктәбен булдыруга багышланган эшлекле очрашу үткәрделәр.

23нче июнь көнне ТР Спорт министрлыгында Россия фигуристкасы Алинә Заһитова һәм ТР Спорт министры Владимир Леонов очрашты. Киңәшмә барышында Алинә Заһитова алга таба хезмәттәшлек өчен ведомствоның бүлек башлыклары белән танышты.

Петербург икътисади форумы кысаларында Алинә Заһитова исемендәге фигуралы шуу мәктәбен булдыру мәсьәләсе буенча беренче киңәшмә узды. Киңәшмәдә мәктәпне ачу буенча якынча планнар билгеләнде һәм киләчәк эш мәсьәләләре тикшерелде.

«Бездә фигуралы шуу буенча Алинә Заһитова исемендәге спорт мәктәбен булдыру идеясе бар. Хәзер без юридик схеманы әзерлибез һәм моны агымдагы ел ахырына кадәр эшләргә планлаштырабыз, шул рәвешле 2024 елның гыйнварыннан мәктәп үз эшен башларга тиеш.

Параллель рәвештә Татарстан территориясендә фигуралы шуу үзәге проектын гамәлгә ашыру буенча техник бирем формалаштырабыз», - дип уртаклашты Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов.

https://minsport.tatarstan.ru/index.htm/news/2209755.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев