Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

2021 елның 1нче гыйнварыннан чираттагы әдәби марафон проекты башлана

Әдәби марафонның монысы - ундүртенчесе аеруча үзенчәлекле. Ул - Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлана.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов белдергәнчә, әлеге марафонның барлык чараларын оештыруда 2021 елдан башлап республика җитәкчелеге ярдәм итәчәк.
Марафонны оештыручы Раил Гатауллин фикеренчә, өч ел дәверендә #әдәбимарафон татар халкына менә нәрсәләр бирде:

1. Китап укып кешенең тел байлыгы артты, күңел күзе ачылды, татарча китап укыган балалар да татарча аралаша башладылар. Укучы балаларның өлгереш сыйфаты артты, 4-5 билгеләренә генә укый башладылар.
2. Гаилә бердәмлеге артты, әти-әниләрне, әби-бабаларны, балаларны китап берләштерде, гаиләләр ныгыды.
3. Кешеләр максат куярга һәм 21 көн дәвамында максатларына ирешергә өйрәнделәр. Марафончылар башка төрле максатлар куеп та уңышка ирешә башладылар. Финанс ягыннан да хәлләре уңайланды.
4. Марафон кысаларында бик күп фикердәшләр-дуслар таптылар. Авылда, районда гына түгел, республикада һәм анннан чит төбәкләрдә яшәгән татарлар белән аралаша, дуслаша башладылар.
5. Язучылар һәм шагыйрьләр турында ишетеп кенә белгән булсалар, зур тантаналарда алар белән бергә күрештеләр, аларның кулларыннан бүләкләр алдылар, бергә фотоларга төштеләр, киңәш-нәсыйхәтләр тыңладылар. Аларның киңәшләре тагын да зуррак үрләр яуларга, бәхетле булырга, уңышка ирешергә ярдәм итәчәк. Бары тик тыңлый һәм ишетә белергә генә кирәк.
6. Китап укучылар саны арта бару белән бергә язучы-әдипләребез дә канатланып китте һәм алар үзләренең укучылары өчен тагын да яхшырак, яңарак әсәрләр иҗат итә башладылар. Бу, үз чиратында, татар әдәбиятын тагын бер адым алга күтәрде. Татарстан китап нәшриятында нәшер ителгән татар китаплары саны арта төште.
7. Татар халкының күтәрелүен күреп республикабыз җитәкчелеге дә канатланып куйды һәм татар халкы, татар милләте, татар теле үсеше өчен яңа кануннар яза, яңа мөмкинлекләр булдыра башлады. Бу үз чиратында татар мәгарифен генә түгел, татар фәнен үстерергә дә ярдәм итәчәк һәм милләтебез ныклы итеп яшәвен дәвам итәчәк.

Әдәби марафонның ундүртенче тапкыр 2021 елның 1 гыйнвары көнне башланып китә.

Әлеге марафон яңа шигарь - #МИНМИЛЛӘТКИЛӘЧӘГЕ девизы астында үтәчәк. Марафонда катнашу кагыйдәләре Дөньякүләм #әдәбимарафончылар берләшмәсендә.


Һәм ахырда тагын берничә киңәш. Рухи азыкны дөрес сайлап алыгыз. Классикларны укырга тырышыгыз. Укыган китабыгыз сезне берничә баскыч өскә күтәрсен. Ачык күңелле, кешелекле булыгыз. Тормышыбыз - үз кулларыбызда! Без - милләтебезнең киләчәге!

Ихтирам белән, проект авторы Гатауллин Раил Мәүлет улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев