Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

2020 елдан ана капиталын индексацияләү яңадан башланачак

Татарстанда ана капиталы сертификатларын бирү программасы гамәлдә булганда аны алу өчен 280 мең гариза бирелгән.

Ана капиталы акчасы белән 80 процент кеше тулысынча кулланган. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә Татарстан Пенсия фондының социаль түләүләр бүлеге җитәкчесе Гөлсинә Сабирова әйтте.

“2020 елдан ана капиталын индексацияләү яңадан башланачак. Ул 470 мең сум булыр дип фаразлана”, - диде спикер.

Ана капиталының суммасы 2015 елдан бирле үзгәрешсез булды һәм 453 меңне тәшкил итте.

Моннан тыш, Гөлсинә Сабирова әйтүенчә, ана капиталы программасына керү мөмкинлеге 2021 ел ахырына кадәр озайтылган.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/08/191213/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев