Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

2020 елда 2,4 миллионга якын кеше 3 - 7 яшьлек балалары өчен пособие алачак

2020 елда Россиядә яшәүче 558 меңнән артык кеше – беренче, 551 мең кеше икенче бала өчен ана капиталы алыр дип көтелә.

Бу «Демография» илкүләм проекты кысаларында башкарылачак. Ана капиталын түләү өчен 122 миллиард сумнан артык акча бүленә. Бу хакта РФ вице-премьеры Татьяна Голикова хәбәр итә.

«Әлеге ярдәмне 2020 елда бала алып кайтырга ниятләгән гаиләләрдә беренче сабый өчен – 558 меңгә якын, икенче бала өчен 551 меңгә якын кеше файдалана алыр», - диде Татьяна ханым «Бердәм Россия» партиясенең югары советы бюросы утырышында.

Голикова әйтүенчә, киләчәктә ана капиталының күләме арта барып, 300 миллиард сумга җитәчәк.

Ана капиталыннан тыш, 2020 елда Россиядә яшәүче 2,4 миллионга якын кеше 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар тәрбияләгән өчен пособие рәсмиләштерә алачак. Әлеге максатларга бюджеттан 159 миллиард сумга якын акча бүлеп бирү күздә тотыла.

Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык Юлламасын гамәлгә ашыру буенча йөкләмәләр исемлеген раслаган иде. Аерым алганда, дәүләт башлыгы 2020 елның 1 гыйнварыннан беренче балалары туган гаиләләргә ана капиталы алу хокукын тәэмин итәргә кушты. Шул ук вакытта, әлеге акчаларның күләме 466,6 мең сум тәшкил итәргә, ә мондый гаиләләрдә икенче сабый дөньяга килгән очракта, аның күләме 150 мең сумга артырга тиеш.

Татьяна Голикова: 2020 елда Россиядә 1 миллионнан артык кеше ана капиталы алачак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев