Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

1нче октябрьдән «Әдәби марафон» башлана

Татар әдәбиятына карата иң зур кызыксыну уяткан һәм мәхәббәт тәрбияләгән кешеләр #әдәбиәйдаман статусына ия булалар.

Тугызынчы марафоннан башлап иң күп марафончы катнашкан районга бәйгенең кубогы тапшырыла, шулай ук иң актив мәктәп мини-кубок белән бүләкләнәчәк. Унберенче марафоннан башлап марафонда катнашучыларның иң яхшы иҗат җимешләрен сайлап алып «Миллион татар» журналында урнаштырыла.

Проект кысаларында һәрбер марафончыга 21 көн дәвамында татарча китап/журналлар (роман, повесть, хикәя, пьеса, поэма, шигырь) укырга һәм укыган әлеге әдәби әсәрдән иң мәгънәле, кызыклы һәм файдалы өзек (ләр)не ВКонтакте яисә Инстаграм социаль челтәрләрендә #әдәбимарафон, #татарстанязучыларберлеге һәм #татнетныүстерүфонды хэштеглары белән хатасыз язып урнаштырырга кирәк.

Бәйгегә нәтиҗәләр марафон тәмамлангач ясала. Нәтиҗәләрне проектны оештыру комитеты ясый. Финал тантанасына 21 көн дәвамында онлайн-марафонда барлык таләпләрне үтәп катнашкан китап укучылар гына чакырулы.

Проектның төп оештыручылары: Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан Язучылар берлеге.

Финал тантанасында, дипломнар һәм бүләкләр тапшыру белән беррәттән, танылган татар язучылары, шагыйрьләр, драматурглар һәм башка күренекле татар шәхесләре белән очрашу үткәрелә, Татарстан китап нәшриятында һәм башка татар нәшриятларда яңа нәшер ителгән китаплар белән таныштыру оештырыла.

«Әдәби марафон» (#әдәбимарафон) дөньякүләм проекты 2017 елның сентябрь аеннан башлап квартал саен үткәрелә. 
Әдәби марафон 1 гыйнвар, 1 апрель, 1 июль (мәктәп укучылары өчен генә), 1 октябрь көннәрне башланып китә һәм 21 көн дәвамында бара, марафоннарда дөньяның төрле почмакларыннан татарча яза һәм укый алган һәркем катнаша ала. 

Тулырак: http://idel-tat.ru/news/novosti-tt/tizdn-dbi-marafon-bashlana

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X