Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

1нче апрельдән ТР Дәүләт хезмәтләре порталында беренче сыйныфка язылу башлана

Балаларны беренче сыйныфка Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре Порталы аша кабул итү ике этапта узачак, аларның беренчесе 1 апрельдән башлана.

Беренче этап, 1 апрельдән 30 июньгә кадәр, мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәүче, шулай ук чираттан тыш, беренче чираттагы яки өстенлекле хокукка ия балалар өчен билгеләнгән.

Икенче этап 1 июльдән буш урыннар тулганчыга кадәр, ләкин 5 сентябрьдән дә соңга калмыйча дәвам итәчәк. Ул мәктәпкә беркетелмәгән территориядә яши торган балалар өчен билгеләнгән.

Гариза тапшырганнан соң биш эш көне эчендә мәктәпкә документларның төп нөсхәләрен тапшырырга кирәк: ата-ана паспорты (законлы вәкил), яшәү урыны буенча баланы теркәү турында таныклык, мәктәп сайтыннан бастырылган гариза (кулдан мәктәптә булган үрнәк буенча тутырыла), шулай ук баланың туу турында таныклыгы.

Кабул итү мәктәп приказы белән өстенлекле, беренче чиратта һәм чираттан тыш хокукы булган балалар өчен гаризалар һәм документлар кабул итү тәмамланганнан соң өч эш көне эчендә рәсмиләштерелә.

Мәктәпкә беркетелмәгән территориядә яшәүче балаларны кабул итү гариза һәм кирәкле документлар пакеты тапшырылганнан соң биш эш көне эчендә рәсмиләштерелә.

Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/c-1-aprelya-na-portale-gosuslug-rt-startuet-zapis-v-pervyi-klass-5860222

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев