Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

1нче апрельдән балаларны яңа кагыйдәләр буенча беренче сыйныфка кабул итү башлана

Быел беренче сыйныфка балаларны кабул итү яңа кагыйдәләр буенча, "Төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча белем алуга кабул итү тәртибен раслау турында" N458 Мәгариф министрлыгы боерыгы нигезендә узачак.

Документта нинди яңалыклар бар?

Әгәр дә элек булачак беренче сыйныф укучыларының ата-аналарыннан гаризалар бирү 1 февральдән башланган булса, хәзер гаризалар кабул итү 1 апрельдән башлана.

Мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәүче гаиләләр өчен һәм балалары беренче сыйныфка кергәндә өстенлеккә ия булучылар өчен старт бер – 1 апрельдән булачак. Ә бу категорияләргә караган ата-аналардан гаризалар кабул итү 30 июньдә тәмамланачак.

Әгәр элегрәк мәктәп баланы документлар кабул ителгәннән соң 7 көн эчендә кабул итәргә тиеш булса, хәзер яңа тәртип буенча директор барлык бу белдерүләрне кабул иткәннән соң 3 эш көне эчендә боерык чыгара – ягъни 30 июньнән соң. Бу мәктәпнең "участогы"нда яшәүче һәм балалар кабул ителү вакытында өстенлеккә ия гаиләләргә генә кагыла. Кабул итүдә өстенлекле хокуктанан түбәндәгеләр категорияләр файдалана:

–        прокуратура, суд, тикшерү комитеты хезмәткәрләре, хәрби хезмәткәрләр һәм полиция хезмәткәрләре балалары;

–        бер гаиләдә яшәүче балалар һәм бертуганнар абый-апалары гомуми яшәү урынына караган шул мәктәптә укыган балалар.

Әгәр бала мәктәпкә беркетелгән "участокта" яшәми икән, булачак беренче сыйныф укучыларының ата-аналарына гаризаны 6 июльдән бирергә кирәк. Әгәр урыннар калса, баланы мәктәпкә кабул итәчәкләр. Кабул итү буш урыннар тутыруга кадәр барачак, әмма 5 сентябрьдән дә соңга калмыйча. Кабул итүдән дәүләт мәктәбе бары тик буш урыннар тәмамланган очракта гына баш тарта ала. Бу очракта җирле мәгариф идарәсе органнары ата-аналарга баланы башка мәктәпкә урнаштыруда ярдәм итәргә тиеш.

Ата-аналар документларны ни рәвешле тапшырачак соң?

- шәхсән мәктәпкә;

- почта аша заказлы хат белән тапшыру турында хәбәрнамә белән;

- электрон формада мәктәпнең электрон почтасы яки аның сайты аша;

- дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының функционалын кулланып.

Чыганак: https://mon.tatarstan.ru сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев