Көмеш кыңгырау

Яр Чаллы шәһәре

Ил яңалыклары

19 сентябрьдә Мәктәп Укучылары Советларына депутатлар сайлау узачак

Укучылар мөстәкыйллеккә өйрәнәләр: 17 һәм 18 сентябрь көннәрендә 1-11 сыйныф укучылары өйләрендә проект уйлыйлар һәм киләсе атнада аларны сыйныф алдында яклыйлар.

Проектларны индивидуаль һәм төркемнәрдә эшләргә була, берничә фәннәрне берләштерергә мөмкин.

Ә инде 19 сентябрьдә белем бирү учреждениеләрендә Мәктәп Укучылары Советларына депутатлар сайлау узачак. Балалар мәктәпкә депутатлар арасыннан мәктәп спикерын сайлау өчен киләчәк.

Күңел ачу чаралары да оештырылачак: һава торышы яхшы булган очракта, мәктәп укучылары советлары тавыш бирүдә катнашучылар өчен спорт һәм интеллектуаль интерактивлар үткәрәчәкләр.

Чыганак: nabchelny.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев