Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

14нче октябрьдән Яр Чаллыда цифрлы телевидениега күчәчәкләр 

2019 елның 14нче октябреннән Татарстан Республикасында цифрлы телевидение тапшыруларын башлап җибәрәчәкләр һәм бер үк вакытта аналог телевидениесен сүндерәчәкләр.

Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин хәбәр иткәнчә, 2018 елның декабреннән республикада барлык федераль каналлар цифрлы сыйфатта тапшырыла.

Телевизор 2012 елга кадәр чыккан булса, DVB-T2 стандартлы приставка сатып алырга кирәк. Халыкка цифрлы телетапшырулар сигналын кабул итү өчен приставкалар сатып алуга чыгымнар компенсациясе каралган. ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сүзләренә караганда, җан башына уртача керем яшәү минимумыннан түбән булган күпбалалы гаиләләр һәм инвалид балалар компенсациягә исәп тота ала. Компенсация алу өчен җиһазлар сатып алу һәм аны урнаштыру турындагы документларны, шулай ук гаиләнең һәр әгъзасына керемнәр турындагы мәгълүматларны тапшырырга кирәк.

Айрат Хәйруллин шулай ук билгеләп үткәнчә, бүген 118 173 йорт хуҗалыгы шундый ук эфир телевидениесен карый. Шул ук вакытта аларның саны кими. Көн саен 600 кеше цифрлы тапшыруларга күчә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, республика каналлары шундый ук форматта тапшыруларын дәвам итәчәк.

Цифрлы эфир телевидениесенә күчү мәсьәләләре буенча чаллылылар 8-800-220-20-02 номеры буенча бердәм мәгълүмат үзәгенә мөрәҗәгать итә ала. Шулай ук кирәкле мәгълүматны актив сылтама буенча алырга мөмкин: http://mic.tatarstan.ru/rus/tsifrovoe-tv.htm.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев