Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

11 яшьлек Никитаны космодромга чакырганнар

11нче август көнне Никитаны ракетаның космоска очканын күзәтергә чакырганнар. Чынлап! Җитмәсә, бу көнне Никитаның туган көне дә булган. Аңа 11 яшь тулган. Ул Восточный космодромыннан «Луна-25» аппараты белән ракетаның космоска очуын карап торган. Менә сиңа мә!

 

 Космодромга килү белән малайны бөтенесе дә туган көне белән котлаганнар, бүләкләр дә тапшырганнар. Аңа бигрәк тә космонавтлар ризыгы тутырылган тюбиклар ошаган. Иң-иң дулкынландыргыч мизгелләр, әлбәтә, ракета очып китәр алдыннан булган. Малай бер минутны да күздән ычкындырасы килмичә шаккатып карап торган.

Никита Присячев Хабаровск өлкәсендә яши. Аның иң зур хыялы ракеталар белән бәйле була. Аның чын ракетаның очып китүен күрәсе килә. Яңа ел бәйрәме алдыннан «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясендә дә ул шушы хыялы турыда язаган. Губернатор өч баланың хатын сайлап алган.

  •  «Луна-25» аппаратын айга очыру – тарихи вакыйга.  Безнең илдә Ай миссиясе 47 ел булмаган. «Луна-25» планетаара станциясе Айның Көньяк полюсында төшәчәк, грунт пробаларын алачак һәм су бармы-юкмы икәнен тикшерәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев