100 күренекле татарстанлы арасыннан берсенә тавыш бир
ТАССР оешуның 100 еллыгы уңаеннан сораштыруда катнаша аласыз.
Тавыш бирү 100.tatarstan.ru сайтында шушы сылтама аша мөмкин.
Исемлектә һәрбер районның берәр күренекле вәкиле бирелгән.
Мәсәлән, Казанлылар җырчы Федор Шаляпин (1873 - 1938) өчен тавыш бирә ала.
Чаллыдан автоузышчы Владимир Чагин, Әгерҗедән Советлар Союзы Герое Асаф Абдрахманов (1918 - 2000), Азнакайдан әфганчы Ильяс Дауди (1967), Аксубайдан шагыйрь Хәсән Туфан (1900 - 1981), Актаныштан Әлфия Авзалова (1933 - 2017) тәкъдим ителгән һ.б.
Тавыш бирү 29 февральгә кадәр дәвам итә.
- Әлегә беренче урында Зәй районыннан чаңгычы, олимпия чемпионы Фёдор Симашев (1945 - 1997), ул 446 тавыш җыйган.
- Лаеш районыннан офицер, артиллерист, Россия Федерациясе Герое (2016) Марат Әхмәтшин (1980 - 2016) өченче урында - 367.
- Казан шәһәреннән тәкъдим ителгән опера җырчысы Федор Шаляпин (1873 - 1938) өченче урында. Аның өчен 286 тавыш бирелгән.
- Чаллы автоузышчысы Владимир Чагин 53 тавыш җыйган.
ТАССРның 100 еллыгына сәнгать әсәрләре булдыру өчен грантлар расланды
ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан оештырылган бәйгедә Арчалар катнаша
ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан оештырылган бәйгегә килгән рәсемнәр
Рөстәм Миңнеханов ТАССРның 100 еллыгына багышланган чараларга старт бирәчәк
Миңнеханов: ТАССР 100 еллыгы заманча дәүләтчелекнең башлангычы турында искәртә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев