Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

1 мартта VI Дөньякүләм #әдәбимарафон проектының йомгаклау кичәсе була

2019 нчы елның беренче өч атнасы дәвамында ВКонтакте социаль челтәре кысаларында үткәрелгән VI Дөньякүләм #әдәбимарафон онлайн-проектына нәтиҗәләр ясалды һәм финалистлар билгеле булды. 

Марафонда катнашырга теләк белдергән 370 кеше арасыннан 344 кеше марафонның ахырына кадәр барып җитә алдылар, ягъни 21 көн дәвамында бер көн дә калдырмый татарча китаплар һәм журналлар укыдылар, ә укыган әсәрләрдән иң кызыклы өзекләрне #әдәбимарафон хэштегы белән ВКонтакте социаль челтәрендә үзләренең аккаунтларында урнаштырып бардылар.

Финалистларны бүләкләү тантанасы 1 март көнне республикабызның Лаеш шәһәрендә, Лебедев урамы, 30 нчы йорт адресы буенча урнашкан район мәдәният йортында үткәреләчәк. Тантана 11:00 сәгатьтә башланып китәчәк.

Финалистларны бүләкләү тантанасында китап укучылар бүләкләр генә алып калмаячаклар, танылган язучылар белән очрашачаклар, алардан автограф ала алачаклар, фотога төшәчәкләр, һәм, әлбәттә, үзара күрешәчәкләр. Тантанага килгән китап укучылар алдында проектның җитәкчесе, Татнетны үстерү фонды директоры Раил Гатауллин махсус тренинг белән дә чыгыш ясаячак дип көтелә.

Бу көнне Казаннан Лаешка һәм Лаештан Казанга финалистларны LeDi Travel туристик агентлыгы ярдәме белән заказ бирелгән махсус автобуслар йөртәчәк. Тантананың барышын яктыртырга телевидение һәм матбугат чаралары чакырулы.

Бәйгенең оештыручылары Татарстан китап нәшрияты һәм Татнетны үстерү фонды әлеге исемлектәге барлык финалистларны да тантанада көтеп калалар. Бәйгедә катнашкан мәктәп укучыларын укытучылары яисә ата-аналар озатып алып килә алырлар, район мәгариф бүлеге һәм мәктәп җитәкчелеге район/мәктәп данын яклаган укытучыларны һәм укучыларны тантанага алып бару һәм алып кайту өчен транспорт мәсьәләсен хәл итәргә ярдәм итәр, дип ышанып калабыз.

Чыганак http://tat-i.net/tt/node/152

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев