Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Юл билгеләре иленә сәяхәт»

Хәзерге вакытта куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнү балалар бакчасында бик актуаль.

Безнең балалар бакчасында «Куркынычсызлык нигезләре» атналыгы үтте. Бу атналыкта бакчабызда төрле-төрле чаралар уздырылды. Тәрбиячеләр балалар белән сюжетлы-рольле, хәрәкәтле уеннар үткәрделәр, куркынычсызлыкка багышланган әңгәмәләр кордылар, әсәрләр укыдылар, рәсем күргәзмәләре оештырдылар.

Йомгаклау чарасы буларак «Юл билгеләре иленә сәяхәт» дип исемләнгән бәйрәм үтте. Бу бәйрәмне музыка җитәкчесе Елена Фадеева оештырды. Музыка залында өлкән төркем балалары кечкенә төркем балалары өчен юл йөрү кагыйдәләренә багышланган музыкаль спектакль күрсәттеләр. Балаларга кунакка Мырау һәм Белмәмеш килделәр. Балалар аларны төрле күңелсез вакыйгалардан коткардылар, аларны юл билгеләрен танырга һәм юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә өйрәттеләр.

Бу чара балаларга бик ошады, чөнки алар уен формасында юлда үз-үзләрен дөрес тоту, велосипедта йөрү кагыйдәләрен, юл йөрү билгеләрен кабатладылар.

Без алга таба да куркынычсызлыкка багышланган эшне яңа уеннар, чаралар, бәйрәмнәр аша дәвам итәргә планлаштырабыз, чөнки хәзерге вакытта куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнү балалар бакчасында бик актуаль сорауларнын берсе булып тора.

 

Никитина Миләүшә ,Чаллы, 40 нчы “Башак” балалар бакчасы тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X