Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Яратуны якыннарыңнан башла

Мәктәбебез - “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Түбән Табын мәктәп- интернаты” балалары белән әхлак дәресләре кысаларында “Яратуны якыннарыңнан башла” дигән темага кичә уздырылды.

Әдәп ул - аралашу осталыгы, кешеләргә игътибарлы, инсафлы мөнәсәбәт, табигатьне ярату һәм аңа сакчыл караш дигән сүз. Бала күпме генә уку-язу күнекмәләренә ия булмасын, әгәр ул әдәплелек кагыйдәләрен үзләштермәсә, аңа тормышта үз урынын табу авыр булачак. 
Гаиләдә татулык, олыны олы, кечене кече итә белү, балаларда әти-әниләргә карата ихтирам хисе тәрбияләү максатыннан ел дәвамында әхлак дәресләре үтә.

Мәктәбебез - “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Түбән Табын мәктәп- интернаты” балалары белән әхлак дәресләре кысаларында “Яратуны якыннарыңнан башла” дигән темага кичә уздырылды. Кичәгә кунак итеп Сахирә апа Абдуллина чакырылды. Кичә барышында Сахирә апа балаларга гаиләнең иң олы таяныч, иң ышанычлы сыеныр урын икәнлеген төшендерде. Анда бер-берсен яраткан, бер-берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яшәвен әйтеп үтте. Кеше тормышта максат белән яшәргә тиеш. Сахирә апа да кул эшләре белән яратып шөгыльләнүен әйтте. Ул балаларга күрсәтергә дип үз куллары белән чиккән мендәр тышларын, кулъяулыкларын алып килгән иде. Балалар зур кызыксыну белән аның кул эшләрен карадылар. 
Кичә азагында кунагыбыз балаларга хезмәтне сөяргә, һәр эшне тырышып, җиренә җиткереп башкарырга, эшләгән эшеңнән тәм табарга, нәтиҗәсен күреп сөенергә кирәклеген искәртте. 

 



Мөслим районы “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Түбән Табын мәктәп- интернаты” тәрбиячесе Гөлназ Шакирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев