Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Тылсым» лагере – искиткеч!

Менә, ниһаять, кояшлы, җиләкле җәй килде. Бик үк җиңел булмаган, җаваплы уку елын тәмамлап, «Тылсым» ял лагерена җыелдык.

Отрядларның исемнәре генә дә нинди бит әле – «Нурлар», «Диңгезчеләр», «Әфлисуннар».

Лагерь ачылу тантанасыннан соң, биредә чын-чынлап яңа мавыктыргыч тормыш башланды. Иртәнге гимнастика, берсеннән-берсе тәмле ашлар, төрле-төрле ярышлар – барысы да шәп иде. «Күңелле стартлар», «Бәхетле очрак», «Мода көне» чаралары безгә бик ошады.

«Янгын куркынычсызлыгы көне»ндә очрашуга килгән Марат абыйның авызыннан чыккан һәр сүзен тыңлап, күңелебезгә салып бардык.

57нче бистә мәчетенә оештырылган экскурсия дә бик эчтәлекле булды. «Яшьлек» милли-мәдәни үзәгендә «Айсылу» фильмын карагач, лагерьга кайтып җиткәнче аның эчтәлеге турында сөйләштек.

Дамба буенда уздырган кояшлы бер көнебезне әле бик озак искә алып сөйләрбез. Монда без күңелле итеп уйнадык, җырладык, биедек, ярыштык, рәхәтләнеп аралаштык. Июнь аенда Сабантуйлар күп булуга карамастан, безнең өчен оештырылганы аеруча күңелле булгандыр, мөгаен. Һәр ярышта катнаштык, бүләк алдык.

Көнебезнең бер минуты да бушка үтмәде. Рәхәтләнеп футбол уйнадык, төрле мавыктыргыч мультфильмнар, кинолар карадык. Төрле мастер-классларда катнаштык. Лагерьның соңгы көне килеп җиткәнне сизми дә калдык.

Лагерь ябылу тантанасында төрле әкият геройлары белән бергәләп, карта ярдәмендә «хәзинә» эзләдек. Без үзебезне чын эзләнүчеләр итеп тойдык.

Безнең күңелле ялыбыз өчен бик күп көч куйды апаларыбыз: җитәкчебез – Алсу Илгизовна, өлкән әйдаманыбыз – Регина Рафитовна, отряд әйдаманнарыбыз Зөлфирә Фазлетдиновна, Гөлназ Темерзадаевна һ.б. Башка мәктәпкә укырга китсәм дә, сез минем күңелемдә сакланырсыз. Рәхмәт сезгә чын күңелдән. Ныклы сәламәтлек, эшегездә зур уңышлар, ак бәхетләр юлдаш булсын үзегезгә.

Лиана Шакирова, Актаныш башлангыч мәктәбе-балалар бакчасы, 4нче сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X