Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Тәмәке тарту – модада түгел

Һәрбер тарткан тәмәке кеше гомерен ничә минутка кыскарта?

Һәрберебездә яхшы гадәтләр белән беррәттән, начар гадәтләр дә җитәрлек. Без аларны үзебездә үзебез үк «тәрбиялибез». Юк, сүзем кешенең холык-фигыле турында түгел. Нәкъ менә сәламәтлеккә зыян салучы, берсеннән-берсе зәһәррәк яман гадәтләр турында.

Без дә балалар белән Корноухово мәдәният йортында шушы актуаль проблемаларның берсе – тәмәкенең зыяны турында сөйләшеп утырдык. Хәер, сөйләшеп кенә дә түгел, «Тәмәке тарту ул – мода түгел» дип исемләнгән чара уен формасында оештырылган иде. Шушы темага рәсемнәр ясадылар, мәкаль һәм әйтемнәрнең мәгънәләрен аңлаттылар. Соңыннан бергәләшеп: «Мин тәмәке тартмаячакмын, чөнки...» фразасын дәвам иттек.

Инде тәмәкенең зыянына килсәк. Саннар, чыннан да, куркыныч бит. Һәрбер тарткан тәмәке кеше гомерен 15 минутка кыскарта икән. Җир шарында тәмәке тарту белән бәйле булган сәбәпләр аркасында һәр секунд саен бер кеше үлә. Бу елына 2, 5 миллион кеше дигән сүз! Җир шарында тәмәке тартучылар елына 12 миллион тонна тәмәке һәм папирос тарта. Ташланган тәмәке төпчекләренең гомуми массасы 2 520 000 тонна тәшкил итә!

Бүген яшьләр, яшүсмерләр арасында тәмәке тарту күренешен юк дип әйтеп булмый. Без аны хәтта «текәлеккә», модага саныйбыз. Тик болай дип санау зур хата. Андыйлар тирә-юньдәгеләрдә бары тик тискәре фикер генә калдыра. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару, спорт белән шөгыльләнүне исә текәлек дип санасак да буладыр.

Гүзәл Хәбибуллина, Балык Бистәсе районы, Корноухово авылы.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев