Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Сәләт»ле җәй

Исәнме, «Көмеш кыңгырау»! Быел да сиңа «Сәләт» ял лагерендә узган истәлекләргә бай җәем турында сөйлисем килә.

Иң элек үзем турында берничә сүз. Мин – Энҗе Әхмәтҗанова, миңа 17 яшь. И.В.Әүхәдиев исемендәге музыка көллиятенең Халык җырлары бүлегендә белем алам. Инде 1нче курсны тәмамладым. Халык җырларын бик яратып өйрәнәм, фортепиано буенча да белемнәремне ныгытам. Тормышымны җырсыз, сәнгатьсез күз алдына да китерә алмыйм. Шуңа көллияттә тырышып укыйм, музыка буенча яхшы белгеч булып чыгасым килә.
Җәйге ялым
башка еллардагыча «Сәләт»тә үтә. Быел 5нче тапкыр «Сәләт-Раушан» аланында ял иттем. «Сәләт-Биләр» форумында катнаштым, «IT Биләр» форумына кунак буларак бардым. Җырсыз, сәнгатьсез тормышымны күз алдыма китерә алмаган кебек, мин тормышымны «Сәләт»тән башка күз алдына да китерә алмыйм. «Сәләт» ул – минем күңелемә якын дөнья. Минем чын, ихлас дусларым да анда. Алар белән без ел дәвамында аралашабез, күрешәбез, бер-беребезгә ярдәм итәбез. «Сәләт»тәге дуслар гомерлек, минемчә.

Быел «Сәләт»тә «Ел сәлкеше» номинациясендә җиңү яуладым. Бу минем өчен зур горурлык булды. Моның өчен яраткан «Сәләт-Раушан» аланыма, миңа ярдәм иткән дусларыма, жюрига чиксез рәхмәтлемен. «Ел сәлкеше» исеменә ия булу – зур җаваплылык. Мин бу исемгә тап төшермәскә тырышачакмын!
Быел мин үземә «Әйдаманнар мәктәбе
»ндә укып, киләсе елдан җәйге аланнарга әйдаман булып барырга дигән максат куйдым. Мин дә үземнең әйдаманнарым кебек, яхшы әйдаман булырмын дип өметләнәм. Теләкләрең изге булса, бар хыяллар да чынга аша бит!

Энҗе ӘХМӘТҖАНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев