Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Онытылмас дәрес

Яңадан дөньяга килсәм дә, мин нәкъ шулай яшәр идем – укытучы булып эшләр идем дә, шагыйрә булып китәр идем, – диде Клара апа.

Онытылмас дәрес

Миңа Әлмәттәге Ризаэддин Фәхреддин исемендәге 1нче гимназиядә, танылган татар язучысы мөхтәрәм Клара апабыз Булатова үткәргән белем дәресендә катнашырга туры килде. Инглиз телен тирәнтен ѳйрәнүче 9А сыйныфында узды әлеге белем дәресе.

Мәктәпкә килеп керүгә, мөлаем татар балаларының туган телебездә «Исәнмесез!» дип эндәшүләре җанда өмет чаткысы кабызды. Безне сыйныф җитәкчесе Нурания ханым Бикмуллина шат елмаеп каршы алды. Йөзләренә җитдилек йөгергән укучылар дәррәү торып бастылар. (9А сыйныфында барлыгы 23 укучы – 11 малай hәм 12 кыз белем ала икән.) Ак кофталы кызларның, галстуклы егетләрнең йөзләре үк ничектер нурлы иде.

Белем бәйрәме гимназия гимны белән башланып китте. Гимн сүзләренең авторы да үзебезнең Клара апабыз шул! Көен дә шушы гимназиянең элеккеге укытучысы Римма Сәгъдиева язган икән. Кызганыч, ул бүген килә алмаган.

Гимн тәмамланганнан соң, Нурания ханым сүзне шагыйрәнең үзенә бирде.

– Гимназиягә мин яшьлегемне эзләп килдем, – диде Клара Булатова. Болай дип әйтүе очраклы түгел – ул үзе дә Әлмәт шәһәрендәге бу татар гимназиясен оештыручыларның берсе бит. Аның каравы, бүген горурланып яши – шәһәрдә гимназиянең дәрәҗәсе югары, чыгарылыш сыйныфы укучыларының югары уку йортларына керә алмый калганы юк.

– Югары белем алгач, кире үзебезгә кайтыгыз, акыллы, белемле яшьләр Әлмәтнең үзенә дә бик кирәк, – дип балаларга үзенең иң ихлас теләген дә җиткерде Клара ханым.

Әңгәмә барышында татар теле турында да сүз кузгалды. Шагыйрәбез, темага туры китереп, тагын бер матур шигырен сөйләп алды:

Бер тел белүче – бер кеше,

Икене белгән – ике.

Туган телен белмәүченең

Кеше булуы шикле.

Балалар шагыйрәнең шигырьләрен яттан сөйләп күрсәттеләр. Алар арасында үзләре каләм тибрәтүчеләр дә бар икән. Балалар иҗаты, дигәннән – Клара Булатованың оныгы (шушы ук гимназия укучысы) Гайшә Булатова да шигырьләр яза, аның «Әбиләрдә кунакта» исемле беренче китабы кызга сигез яшь вакытта ук басылып чыккан.

Клара Булатованың укытучылык стажы тулаем алганда 52 ел икән. Ул хезмәт гомерен Сарман районында Түбән Ләшәү мәктәбендә башлаган. Һәм шул елларда ук шагыйрә булып та танылган.

– Яңадан дөньяга килсәм дә, мин нәкъ шулай яшәр идем – укытучы булып эшләр идем дә, шагыйрә булып китәр идем, – диде Клара апа. Һәм укучыларны да үзе кебек тынгысыз күңелле, актив булып яшәргә чакырды.Белем дәресенә укучыларның әти-әниләре дә килгәннәр иде. Алар яшүсмерләргә үз теләкләрен җиткерделәр. Соңыннан, чәчәк бәйләмнәре тотып, күмәк фотога төштек. Очрашу һәркемгә ошагандыр, дип уйлыйм мин.

Рушания Гыйляҗева, Чаллы шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X