Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Оныклар яза

Сугыш елларында бала гына булганнарның оныклары үсеп килә. Еллар узган саен Ватан сугышының кайтавазы тоныграк. Шулай булсын. Оныклар тыныч, имин илдә яшәсен өчен күрелгән кыенлыклар башка кабатланмасын.

Минем әбием Расиха Гаптул кызы Сәләхова 1927 елның 29нчы апрелендә дөньяга килгән. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа нибары 14 яшь булган. Авылдагы барлык авыр эш алар – хатын-кызлар һәм яшүсмерләр җилкәсенә калган.

22 яше тулгач, әбиемне Чаллы шәһәренә тракторчылар курсына җибәрәләр. Ул тракторчы булып 1957 елга кадәр эшләгән. Аннан соң лаеклы ялга чыкканчы колхозда хезмәт куйган. Тырыш хезмәте өчен бик күп мактау кәгазьләренә лаек булган.

Быел әбиемә 91 яшь тула. Без аны бик яратабыз! Булат СӘЛАХОВ.

Җиңүгә ул да өлеш керткән

Минем дәү әбием Мәдинә Гыйльметдин кызы Фәрхетдинова – тыл ветераны. Сугыш башланганда аңа 11 яшь булган. Шулай булса да ул җиңүгә үзеннән өлеш керткән: солдатларга оекбашлар, бияләйләр бәйләгән.

Аны әле өлкәннәр белән бергә урманга утын кисәргә, тимер юл төзәтергә дә җибәргәннәр. Ә колхозда урак урганнар, печән җыйганнар. Үзләренең туйганчы ашаганнары булмаса да, дошманны тизрәк җинү өчен тырышканнар. Әбиемне дөрес аңлаган булсам, бәрәңгегә алабута кушып, бергә бутап, шарчыклар ясап пешерә торган булганнар.

 

Хәзер минем дәү әбиемә 87 яшь. Аның бик күп медальләре бар. Мин Мәдинә әбиемне бик ихтирам итәм.
Гөлназ ШӘФЫЙКОВА.

Булган шундый авыр еллар....

Мин сезгә үземнең дәү әбием – Фатыйма һәм дәү бабам – Хәтим турында сөйләргә телим.

Алар сугыш башланырга өч ел кала – 1938 елның 22нче декабрендә өйләнешкәннәр. Ике елдан соң нәни уллары – минем бабам дөньяга килгән. Аңа бер яшь тулганда, 1941 ел 22нче июнендә дәү бабайны сугышка алганнар. Ярты ел үткәч, әбигә бабайның сугышта һәлак булуы турында хәбәр килгән.
Әбием бәләкәй бала белән берүзе калган. Бик авыр еллар булган ул. Җиңү хакына аларга бик тырышырга туры килгән. Әле сугыштан соң да тормыш тиз генә җиңеләймәгән. Ачлык еллары турында әбием елый-елый сөйли иде.

Ул озын, бәхетле гомер яшәде.

Эвелина ГАЙНЕТДИНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев