Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Нәни йолдызчыклылар Яңа ел бәйрәменә әзерләнәләр

Җәйге хәтфә болынны хәтерләткән йомшак яшел ылыслары да, җем-җем килеп янган кар бөртекләре-йолдызлары да - hәммәсе, hичшиксез, Кыш бабай белән Кар кызы күңеленә хуш киләчәк.

Тиздән, бик тиздән кышның иң матур бәйрәме – Яңа ел да килеп җитәчәк. Безнең “Йолдызчыклар” балалар бакчасы сабыйлары бу матур бәйрәмне зур түземсезлек белән көтәләр.

Кыш бабай белән Кар кызын сөендерер өчен нәниләребез матур-матур шигырьләр, җырлар, биюләр өйрәнәләр. Әле алай гына да түгел, бәйрәмнең иң хөрмәтле кунагы – чыршы-сылукайны бизиләр. 7нче санлы төркемгә өйрүче нәниләр бу җаваплы эшкә аеруча иҗади якын килгәннәр. Аларның үз куллары белән йөрәк җылысын кушып ясаган чыршыбикәләре бигрәк тә үзенчәлекле килеп чыккан. Җәйге хәтфә болынны хәтерләткән йомшак яшел ылыслары да, җем-җем килеп янган кар бөртекләре-йолдызлары да - hәммәсе, hичшиксез, Кыш бабай белән Кар кызы күңеленә хуш киләчәк.

Наталья Беляева,115нче санлы “Йолдызчыклар” балалар бакчасы тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев