Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Әнине тыңламаган- беркайчан да бәхетле булмый

Әни каргышы - дөньяда иң авыр җәза, минемчә.

“Сак-Сок” бәете-татар халык авыз иҗаты әсәре. Аның эчтәлеге кызыктыргыч һәм куркыныч. Кызыктыргыч, чөнки безнең яшьтәге ике малай шаярышалар, тимер ук белән уйныйлар. Куркыныч, чөнки әниләренең сүзләрен тыңламыйлар һәм ул аларны каргый.

Әни каргышы - дөньяда иң авыр җәза, минемчә. Малайлар калган гомерләрен Сак һәм Сок булып урманда яшәргә мәҗбүр булалар. Кызулыгы белән каргаган өчен соңыннан әниләре дә бик үкенә, ләкин сүзләрен кире ала алмый.

Бу бәет безне әти-әниләребез сүзен тыңларга, аларны хөрмәт итәргә өйрәтә. Аның эчтәлегеннән туганнарның үзара дус булырга тиешлеге дә аңлашыла. Ике малай дус-тату гына уйнасалар, әниләре каргар идемени һәм алар Сак-Сокка әйләнерләр идеме?!

Мин бу бәетне бүгенге көндә дә актуаль дип уйлыйм. Чөнки әти-әниләре сүзенә колак салмыйча, төрле тәртипсезлекләр эшләп йөрүче яшьтәшләребез турында еш ишетергә туры килә. Минем уйлавымча, өлкәннәрне тыңламаган кеше беркайчан да бәхетле була алмый!

Хәсәнов Илсаф, Әлмәт шәһәре Риза Фәхреддин исемендәге 1нче номерлы гимназиянең 5 “В” сыйныфы укучысы

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X