Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Мин көтәрмен, тик син...ашыкма

Яр Чаллы шәһәре үзәк китапханәсендә язучы, журналист Зөлфия Мансурның китабын тәкъдим итү чарасы аншлаг белән узды. Зөлфия Мансур-Ганиуллина 5 кыз әнисе буларак билгеле шәхес.

Йөрәк парәләре-Рәфинә, Резедә, Илсөя, Люция, Гөлсуны язмыш аңа иреннән китеп, ялгыз тәрбияләргә, аякка бастырырга мәҗбүр итә. Әлегә кадәр Зөлфия Мансурның хикәяләре матбугатта басылып торса да, ул китап чыгару хыялы белән янып яшәгән.

Ниһаять, хыяллар чынга ашты! Авторның «Мин көтәрмен, тик син… ашыкма» исемле китабы дөнья күрде. Әлеге китапта авторның 35 хикәясе урын алган. Зөлфия Мансур тумышыбелән Арча районы Шушмабаш авылыннан. 2016 елның 5 сентябрендә язмыш аны каты авыру белән тагын зур сынау алдына куя. Зөлфия Мансурга инсульт була, авыр операция кичерә. Бүгенге көндә ул инде шактый тернәкләнгән, якыннары ярдәме белән аягында басып тора ала.

Кичәдә концерт номерлары, Зөлфия Мансурның кызлары чыгышлары белән үрелеп барды, авторның тәүге китабында урын алган берничә хикәясеннән өзекләр укылды.Зөлфия Мансурның иҗатын хөрмәт итеп килгән кунаклар, авылдашлары, гаилә дуслары авторга җылы теләкләрен җиткерделәр, күңелләрендә булган уй-фикерләре белән уртаклаштылар, язмыш сынауларына бирешми, сынмый, сыгылмый сыңар канат белән биш кыз баланы җил-яңгырлардан ышыклап олы тормышка озаткан батыр йөрәкле, сирәк ана буларак аның белән горурлану хисен белдерделәр.

Герой-ананың җиңелләрдән булмаган язмышын чагылдырган барлык яңгыраган шигырьләр, җырлар тамашачылар күңелендә үз урынын алыр, якты истәлек булып кереп калыр, дип ышанасы килә.

Ә без, китапханәчеләр, үз чиратыбызда Зөлфия ханымның иҗаты һәм тетрәндергеч язмышы алдында баш иеп, чын күңелдән аңа рәхмәт әйтәсебез килә.

Иҗат чишмәгез мәңге сүрелмәсен, тынмасын, иҗатыгыз белән безгә дәрт, дәрман биреп торыгыз, Зөлфия ханым!

Резеда Гайнетдинова,Шәһәр үзәк китапханәсе Татар әдәбияты һәм  туган якны өйрәнү бүлеге мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X