Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Китап – сердәшең синең...

Балалар зарыгып көткән җәйге каникулларның кызган мәле... Урам тулы бала-чага...

Кайсылары ишегалдында уйный, кайсылары велосипедта йөри, агач башларына менүчеләр дә күренгәли... Әти-әнисе белән кафеларга йөрүчеләр дә күп...

Шулай да, көннәрен бушка үткәрмәсеннәр иде сабыйлар! Физик яктан гына түгел, рухи яктан да баесыннар иде алар! Җәйге каникулда китапханәгә ешрак килсеннәр иде! Китап ул – белем чишмәсе! Китап балаларда әхлаклылык, кешелеклелек кебек сыйфатлар тәрбияли; акны карадан, яхшыны яманнан аерырга өйрәтә. Белемле, төрле яктан камил булып үсәргә ярдәм итә. Хәзерге заманда шуны аңласыннар иде балалар, шуны онытмасыннар иде олылар! Ә китапханәләребездә балаларны кызыксындырырлык китаплар бик күп. Алар арасында мавыктыргыч энциклопедияләр дә, тәрбияви әкиятләр дә, чит телләрдән тәрҗемә ителгән кызыклы әсәрләр дә бар.

Ләйсән Абдуллина, Чаллы шәһәре Үзәк китапханәсе хезмәткәре.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев