Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Әхлакка нигез гаиләдә салына

“Рухи-әхлакый үсеш елы” кысаларында Вәрәшбаш авылы клубында чираттагы чара үтте.

Билгеле булганча, әхлакка нигез гаиләдә салына. Шушы максаттан чыгып, авылда озак еллар гомер итүче гаиләләрне барларга, алар белән очрашып фикерләрен, киңәшләрен тыңларга булдык. Әдәби-музыкаль кичәнең төп кунаклары да авылда яшәүче лаеклы ялдагы апа-абыйлар, парлы гаиләләр иде.

Өлкәннәргә хөрмәт йөзеннән кичә чәй өстәле артында төрле уеннар һәм концерт номерлары белән үрелеп барды. Катнашучылар үзләренең тормыш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, яшьләргә теләкләрен җиткерделәр.

Тәзкирә апа Низамиева тормыш булгач төрле хәлләр була, кирәк чакта сукыр да, саңгырау да, телсез дә була белергә кирәк дип киңәш итсә, Гөлдәния апа Кирамова бәхетле булуның сере – бер-береңә юл куеп яшәүдә икәненә төшендерде.

Яшьлек хатирәләре белән дә уртаклаштылар өлкәннәр. Нәһия апа Шәйхетдинова яшь вакытта булган истәлекле вакыйга “Бәхет” чишмәсенә барулары турында сөйләп үтте. Бу аларга бәхетле тормыш корыр өчен үзенә күрә бер этәргеч булып торган.

Кичәне алып баручы, китапханәче Алия Сәхәбетдинова катнашучы гаиләләрнең ничә ел бергә гомер итүләрен дә барлаган. Араларында берничә дистә ел тигез гомер итүче гаиләләр дә күп. Түгәрәк даталарын билгеләп үтүчеләрне авыл җирлеге башлыгы Зимфира Мирхаҗиановна тәбрикләп үтте, изге теләкләрен җиткерде. Бүгенге көндә авылыбызда иң озак гомер итүчеләр – Мулланур абый белән Нурания апа Заһидуллиннар икән. Алар 61 ел бергә тигез гомер кичерәләр.

Өлкәннәребез яшь чакларын искә алып, җилкенеп биеп тә алдылар, “Алтылы” уенын уйнап күрсәттеләр. Моңлы җырчыбыз Флүрә апа Сөләймәнова, Нәһия апалар җыр да бүләк иттеләр.

Ә концертны оештыруда авылыбыз яшьләре катнашты. Кирамов Илсур, Шәймөхәмәтов Илдар, Галиев Илсур, Хәсәнова Миләүшә, Сахаутдинов Рамил моңлы җырларын сузса, “Ләйсән” бию төркеме кызлары бию бүләк итте.

Район үзәгендә яшәүче авылдашыбыз Гүзәлия Сәхбиева үзе баянда уйнап, моңлы тавышы белән җырлап шаккаттырды. Миләүшә Хәсәнова үзе язган юморескасы белән чыгыш ясады. Бәйрәм дәвамында экранда авылыбызда яшәүче гаиләләребезнең фотоларыннан ясалган видеоязма күрсәтелеп барылды.

Үткәрелгән чараны чын мәгънәсендә буыннар очрашуы дип атасак та ялгыш булмас. Ул һәркемнең күңелендә бары тик җылы хисләр генә калдыргандыр дип уйлыйм. Гомумән алганда, мондый чаралар яшьләребезнең киләчәк тормышларында бер үрнәк, ышанычлы гаилә коруга, рухи яктан әхлаклы балалар тәрбияләүгә этәргеч булып торсын иде. Кичәне оештыручыларга авыл халкы исеменнән бик зур рәхмәт.

Мөэминова Чулпан, Вәрәшбаш башлангыч мәктәбе укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев