Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Күңелемдә горурлык! 

Без – мәктәп укучылары 15 февраль көнен, әлбәттә, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне итеп искә төшерәбез. Аның онытылмаслык әсәрләрен укыйбыз, аның батырлыгына сокланып, Туган илебез белән, аның батыр уллары белән горурлану хисе кичерәбез. 

Ә менә минем туганым, әниемнең бертуган абыйсы Илшат абый бу көнне бөтенләй башка тойгылар, кичерешләр белән искә  ала, бу көнне һәр ел саен көтеп ала. Чөнки ул Әфган сугышында булган. 15 февраль – Әфган сугышчыларын Туган илебезгә чыгарган көн. Бу дәһшәтле сугыш күп кенә гаиләләрне кайгыга салган, йөрәкләрендә гомерлеккә яра эзләре уеп калдырган. 

Илшат абый шушы яу кырыннан исән-имин әйләнеп кайтуга ирешә. Мин аның белән бик тә горурланам, сезне дә таныштырып китим әле. 

Әхмәтов Илшат Мансур улы 1965 нче елның 1 апрелендә Актаныш  районы Бүләк авылында гаиләдә беренче бала булып дөньяга килә. Башлангыч белемне Бүләк башлангыч мәктәбендә алса, ә урта белемне исә күрше Татар Суксуы авылы урта мәктәбенә йөреп  тәмамлый. 1982 нче елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң ул Яр Чаллы шәһәрендәге бөек КамАЗ заводына эшкә урнаша. 1983 нче елда Советлар Армиясе сафларына кабул ителә. Армия хезмәтен Үзбәкстанның Термез шәһәрендә башлап җибәрә. Яңадан аны хезмәтен дәвам итү өчен Әфганистанның Пули-Хумри шәһәренә күчерәләр. Ул машина йөртә, Кабул, Гардез, Газни шәһәрләрендә урнашкан хәрби бүлекләр өчен ягулык ташый. Озын чакрымнарга сузылган Саланг тау сырты аша да күп тапкырлар узарга туры килгән аңа. 1985 нче елның 28 нче ноябрендә ул кабаттан әти-әнисен, туганнарын күрү бәхетенә ирешә. Бәлки аларның сагыну җылысын тою, әбисенең изге догаларының кабул булуы аның исән-имин әйләнеп кайтуына йогынты ясагандыр?! 

2 ел хезмәт итү дәверендә старшина дәрәҗәсе алуга ирешә, күп кенә медальләр белән бүләкләнә. ”Сугышчан хезмәтләре өчен” (“За боевые заслуги”), “Рәхмәтле әфган халкыннан” (“От благодарного афганского народа”), “Интернационалист сугышчы билгесе” (“Знак воин интернационалист”) медальләрен саклап тота. Алар арасында юбилей өчен бирелгәннәре дә урын алган. 

Армиядән кайткач та Чаллыдагы  КамАЗ заводында эшен дәвам итә. 1989 нчы елда гаилә корып, 2 кыз, 1 ул тәрбияләп үстерәләр. Зур кызлары югары белем алып, хәзерге көндә үз тормышы белән яши, ә игезәкләре югары уку йортларын тәмамладылар. Малайлары бүгенге көндә армия сафларында хезмәт итә, ә кече кызлары уңышлы гына хезмәт куя. 

Яшь чагыннан ук үз иткән, йөк машинасы йөртүчесе хезмәтенә тугъры калып, 36 ел буена юлдан аерылмыйча йөк ташый. 

Сугыш эчендә кайнаганда нинди генә кан коюлар, бәхетсезлек очракларын күрергә туры килгәндер аңа. Әфган турында булган кинофильмнарны караганда  күз яшен яшерә алмавы моны дәлилли. Ләкин  ул Әфганда булган җан өшеткеч, тетрәндергеч вакыйгаларны искә алырга, кешегә сөйләргә һич яратмый. Ә менә 15 нче февраль көнен һәр елны түземсезләнеп көтеп ала. Чөнки бу көнне исән калган дуслары белән очрашалар, онытылмаслык йөрәк яралары турында фикер алышалар, үлгән дусларын искә алып, алар рухына дога кылып кайталар. Аның иң зур теләге: “Иң мөһиме - илләр тыныч, дөньялар имин булсын иде!”- дип тели ул. 

Сәйфетдинов Тимур, Яр Чаллы  шәһәре. 46 нчы мәктәпнең  5”Б” сыйныф укучысы 

Җитәкчесе Әхмәтҗанова Мөнирә Рәсим кызы. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев