Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Бәхет турында уйланам...

Әминә бәхет турында уйлана. Әйе, бәхетне һәркем үзенчә аңлый. Төрле-төрле ул! Ә сез ничек уйлыйсыз?

Бәхет – нәрсә  ул?

Һәркем аны үзенчә аңлыйдыр ... Кемгәдер бәхет - әти-әниле булу, кемгәдер - әйбәт мәктәптә уку, кемгәдер яңа телефон яки гаджетка ия булудыр...  Ә кемгәдер бәхет – бик тәмле шоколад ашау булырга да мөмкин .

Бәхет төшенчәсе бик күп төрле. Бәхет, бәлки, хыялдыр. Әмма чын бәхет үзеңә тугры булып калудадыр. Мин аны шулай дип аңлыйм. Синең өчен бәхет нәрсә булса, син шуңа омтылырга тиеш.

Менә минем өчен бәхет шулай күз алдыма килә: мин якты, зәвык белән бизәлгән сәхнәдә матур киемнәрдән искиткеч бию башкарам. Шундый матур, моңлы музыка яңгырый. Минем биюем шундый матур, мине алкышларга күмәләр. Мине күрергә бик күп тамашачылар килгән, чәчәкләр бүләк итәләр. Мин чәчәккә күмелеп сәхнәдә баш иям, алкышлар тыңлыйм... Менә бу минем өчен зур бәхет булыр иде.

Бәхеткә барып җитәр юллар әле минем өчен ераграк шул... Әмма мин бик тырышам.  Бию түгәрәгенә йөрим, тырышып шөгыльләнәм. Шулай итеп, бәхеткә һәр көн якынлаша барам дип уйлыйм. Кайчакта арып та китәсең, төрле сәбәпләр табып, түгәрәктәге дәресләрне калдырырга да мөмкин кебек,  әмма мин алай эшләмәскә тырышам, чөнки моны үз-үзеңне алдау дип кабул итәм.

Һәм мин ышанам, үз бәхетемә мин ирешәшәкмен.

Курамшина Әминә, Әлмәт шәһәре,   Риза Фәхреддин исемендәге   1нче  гимназиянең 7В сыйныфы укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев