Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Әбием-алтыным - минем иң якыным

Әбием алтыным-минем иң якыным Әбекәй, дәү әни, әбием... Нинди матур яңгырый бу сүзләр! Бу сүз “Әни” дигән сүз кебек үк якын һәм кадерле. Әби-бабайларны хөрмәт итәргә, яратырга, кадерләргә кирәк. Алар булмаса, өйдә, гомумән, тормышта ямь булмас иде. Аларны рәнҗетү, берүзләрен генә кадырып китү, алар белән дорфа мөгамәләдә булу зур гөнаһ булыр иде. Картаймыйча шулай кояш кебек Балкып торыгыз сез иртә-кич. Яхшылыкны җирдә ятмый, диләр, Онытмабыз сезне һич тә без Оныкларга терәк булып, Яшәгез сез шатлыкта. Сәламәтлек , ак бәхетләр Юлдаш булсын картлыкта. Яңа Усы мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары яраткан әбиләре турында... Григорьева Сөмбел, Мөслим районы Яңа Усы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Минем әбием Әлфия Мөслимдә яши. Әбием матур гөлләр үстерә, аның бакчасы гел шау чәчәктә. Әлфия әбием миңа җылы оекбашлар, бияләйләр бәйли. Ул минем укуым белән дә кызыксына, үзенең акыллы киңәшләрен бирә. Әбием безне һәрвакыт кунакка көтә, безне тәмле ашлар, бәлешләр, коймаклар белән сыйлый. Киң күңелле, йомшак куллы, тәмле телле әбиемне мин бик яратам.

                                                      Регина Смелова.

 

Минем әбиемнең исеме - Клавдия. Ул 1940 нчы  елнын 19нчы  октябрендә Татьяна белэн Ефим гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килгән.Тәпи дә йөреп китәргә насыйп булмый, Бөек Ватан сугышы башлана. Әтисен беренче көннәрдән үк сугышка алалар, шуннан сон әтисенең хәбәрсез югалганы турында язу гына килә. Әнисе, апасы белән тормыш көтәләр. Урта мәктәпне бетергәч, туган колхозында эштә кала. Бабам  Анатолий белән тормыш коралар, биш бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә  ул безнең белән яши. Мин аны бик яратам.

Виталий Кононов.


        Минем әбием Сарман районы  Мортыш-Баш авылында яши. Аның  исеме -  Миңҗиһан. Аңа хәзер 78 яшь. Ул бик оста бии, жырлый. Безнең кунакка кайтканны көтеп ала. Без  килүгә  тәмле ашлар, йомшак пироглар, татлы кайнатмалар әзерләп куя. Мин әбиемне бик нык яратам, аңа һәрвакыт булышым. Сәламәт кенә булсын!

Камила Григорьева.

 

  Минем якын әбием - Лидия Тимофеевна - әтиемнең әнисе. Ул үз өендә яши. Өйләребез якын торалар. Әби безгә булыша һәм без аңа булышабыз.

Әбием сугыштан соң туган, шуңа күрә аның балачагы бик авыр булган. Бәләкәй чактан ук әбием күп төрле эшләргә өйрәнгән. Шулай ук иптәшләре белән уйнарга, җиләк һәм гөмбә җыярга да җитешкән. Ул бүген дә безне җиләклэре, гөмбәләре белән сыйлый.

  Аның дүрт баласы бар: өч малай һәм бер кыз. Әбием оныкларга да бай. Без - 8 онык. Бәйрәмнәрдә барыбыз да әбиемдә җыелабыз. Ул безне тәмле-тәмле пироглары белэн сыйлый. Әбиемә алтмыш тугыз яшь. Ул бүген дә шаян, җор сүзле, шаяруны ярата.

Әбием бик матур гөлләр үстерә. Ул аларны яратып тәрбияли. Гөлләре дә ел буе чәчәкләре белән сөендерә.

Мин әбиемне бик яратам.Аңа сәламәтлек һәм шатлыклы көннәр телим.

Тарас Романов.

 

 

Әбием алтыным-минем иң якыным

Әбекәй, дәү әни, әбием... Нинди матур яңгырый бу сүзләр! Бу сүз “Әни” дигән сүз кебек үк якын һәм кадерле. Әби-бабайларны хөрмәт итәргә, яратырга, кадерләргә кирәк. Алар булмаса, өйдә, гомумән тормышта ямь булмас иде. Аларны рәнҗетү, берүзләрен генә кадырып китү, алар белән дорфа мөгамәләдә булу зур гөнаһ булыр иде.

Картаймыйча шулай кояш кебек

Балкып торыгыз сез иртә-кич.

Яхшылыкны җирдә ятмый, диләр,

Онытмабыз сезне һич тә без

Оныкларга терәк булып,

Яшәгез сез шатлыкта.

Сәламәтлек , ак бәхетләр

Юлдаш булсын картлыкта.

ЯңаУсы мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары яраткан әбиләре турында...

Григорьева Сөмбел, Мөслим районы Яңа Усы мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

 

           Минем әбием Әлфия Мөслимдә яши. Әбием матур гөлләр үстерә, аның бакчасы гел шау чәчәктә. Әлфия әбием миңа җылы оекбашлар, бияләйләр бәйли. Ул минем укуым белән дә кызыксына, үзенең акыллы киңәшләрен бирә. Әбием безне һәрвакыт кунакка көтә, безне тәмле ашлар, бәлешләр, коймаклар белән сыйлый. Киң күңелле, йомшак куллы, тәмле телле әбиемне мин бик яратам.

                                                      Регина Смелова.

 

Минем әбиемнең исеме - Клавдия. Ул 1940 нчы  елнын 19нчы  октябрендә Татьяна белэн Ефим гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килгән.Тәпи дә йөреп китәргә насыйп булмый, Бөек Ватан сугышы башлана. Әтисен беренче көннәрдән үк сугышка алалар, шуннан сон әтисенең хәбәрсез югалганы турында язу гына килә. Әнисе, апасы белән тормыш көтәләр. Урта мәктәпне бетергәч, туган колхозында эштә кала. Бабам  Анатолий белән тормыш коралар, биш бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә  ул безнең белән яши. Мин аны бик яратам.

Виталий Кононов.
 


        Минем әбием Сарман районы  Мортыш-Баш авылында яши. Аның  исеме -  Миңҗиһан. Аңа хәзер 78 яшь. Ул бик оста бии, жырлый. Безнең кунакка кайтканны көтеп ала. Без  килүгә  тәмле ашлар, йомшак пироглар, татлы кайнатмалар әзерләп куя. Мин әбиемне бик нык яратам,аңаһәрвакыт булышым. Сәламәт кенә булсын!

Камила Григорьева.

 

  Минем якын әбием - Лидия Тимофеевна - әтиемнең әнисе. Ул үзе өендә яши. Өйләребез якын торалар. Әби безгә булыша һәм без аңа булышабыз.

Әбием сугыштан соң туган, шуңа күрә аның балачагы бик авыр булган. Бәләкәй чактан ук әбием күп төрле эшләргә өйрәнгән. Шулай ук иптәшләре белән уйнарга, җиләк һәм гөмбә җыярга да җитешкән. Ул бүген дә безне җиләклэре, гөмбәләре белән сыйлый.

  Аның дүрт баласы бар: өч малай һәм бер кыз. Әбием оныкларга да бай. Без - 8 онык. Бәйрәмнәрдә барыбыз да әбиемдә җыелабыз. Ул безне тәмле-тәмле пироглары белэн сыйлый. Әбиемә алтмыш тугыз яшь. Ул бүгендә шаян, җор сүзле, шаяруны ярата.

Әбием бик матур гөлләр үстерә. Ул аларны яратып тәрбияли. Гөлләре дә ел буе чәчәкләре белән сөендерэ.

Мин әбиемне бик яратам.Аңа сәламәтлек һәм шатлыклы көннәр телим.

Тарас Романов.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев