Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Сөенечле хәбәребез бар!

Безнең редакциягә шәһәребезнең 78 нче пролицей укучыларыннан хат килеп төште. Алар безгә сөенечле хәбәр җиткерә.

Безнең редакциягә шәһәребезнең 78 нче пролицей укучыларыннан хат килеп төште. Шул хатны сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәбез.

Исәнме “Көмеш кыңгырау”! Без синең килгәнне түземсезлек белән көтеп алабыз. Бик яратып яшьтәшләребезнең иҗатын, яңалыкларын күзәтеп сокланабыз, шатланабыз.

Без  Чаллы шәһәренең Пушкин исемендәге 78 нче пролицееның 4 нче сыйныфында белем алабыз. Бездә бик күңелле. Барлык фәннәрдән дә  оештырылган төрле-төрле чараларда яратып катнашабыз. Түгәрәкләргә яратып йөрибез. Сезне кунакка көтеп калабыз.

Ә безнең сөенечле хәбәребез бар. Безнең пролицеебызда “Сәхнә көзгесе” исемле бик матур театр түгәрәге эшли. Бу түгәрәккә без 4 нче ел йөрибез. Монда төрле милләт балалары яратып шөгыльләнә: татарлар, руслар, чуашлар, әзербәйҗаннар, удмуртлар да бар.

Мин дус кызым белән нәкъ шунда таныштым да инде. Ә монда без татар телендә аралашабыз, рольләргә керәбез, җырлыйбыз, биибез. Без  сәхнәдә чып-чын артистлар булабыз. Бик күп репетицияләр ясыйбыз. Спектакльләребезне, шигъри кичәләребезне актлар залында барлык бәйрәмнәрдә диярлек күрсәтәбез.

“Сәйяр” балалар һәм яшүсмерләр республика театр фестиваленең зона этабында катнашып дипломга лаек булдык. Без түгәрәгебез җитәкчесе Суфия Мәүлемҗановна белән Казан шәһәренең Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрына тантаналы бүләкләү кичәсенә чакырулы булып диплом алып кайттык.

“Сәхнә” журналының баш мөхәррире Зиннур абый Хөсниярдан бүләкләр алып кайттык. Безнең уңышларыбызны зур сәхнәдә дәрәҗәләделәр! Без моңа бик шат! Шундый сөендек! Без анда Абдулла Алишның “Чукмар белән Тукмар”,  “Сертотмас үрдәк”, татар халык әкияте “Өч кыз”, рус халык әкияте “Шалкан”ны сәхнәләштереп күрсәткән идек. Менә шул бәйрәмнәрдән истәлекле күренешләрне җибәрәбез.

Без үзебезнең төркемебез исеменнән безне канатландыручы, уңышларыбызны  камил бәяләүче, безнең белән бергә сөенүче  пролицеебызның директоры Гарипова Гөлнара Ирековнага, милли эшләр буенча директор урынбасары Галиәкбарова Лилия Рәшитовнага, татар теле укытучыбыз Суфия Мәүлемҗановнага зур рәхмәтләребезне белдерәбез.

Ихтирам белән 3-4 нче сыйныф укучылары.

Менә шундый җылы хат. Без үз чиратыбызда редакциябез исеменнән балаларга һәм аларның укытучыларына алга таба да зур уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев