Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый

Хәтер сау булсын!

2017 нче елның 1 сентябрендә Арча районы Ак-Чишмә авылында авылыбызга ямь өстәп Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл ачылды. Бу изге гамәлне авылдашыбыз Сәфәргалиев Мөхәммәдулла Мәсхүт улы оештырды. Шушы авылдан чыккан һәм хәзерге вакытта авылда яшәүче һәркем үзеннән өлеш кертергә тырышты.9 майда Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган митинг та шушы һәйкәл янында үткәрелде. Авылның барлык өлкән буын кешесе дә бу митингта үзләренең туганнарын хөрмәт белән искә алдылар, һәйкәпгә тере чәчәкләр салдылар.

Һәйкәл тирәсен мәктәп коллективы укучылар белән берлектә һәрдаим җыештырып, карап тора. Яз көне һәйкәл янына матур чәчәкләр утыртылды. Алар җәй буе авылга ямь биреп шау чәчәктә утырды, ел дәвамында һәйкәл яныннан кеше өзелмәде. Бу изге эшне башкарган, үзеннән зур өлеш керткән һәркемгә авыл халкы бик рәхмәтле. 

Хәлимә Сабирҗанова, Фәния Гарифуллина , Арча районы, Акчишмә башлангыч мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев