Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Балалар иминлеген саклау – безнең уртак бурычыбыз

Балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү – ата -аналарның һәм        тәрбиячеләрнең уртак бурычы.

Без моны һәрчак истә тотып, балалар өчен күп чаралар үткәрәбез. Эшчәнлекләрдә куркынычсызлык кагыйдәләре турында ситуатив әңгәмәләр оештырыла. Әгәр өйдә үзең генә булсаң, телефон шалтыраса, ишеккә звонок булса нишләргә кирәклеген бергәләп ачыклыйбыз. Ачык тәрәзәдән карау, балконнан үрелү, электр приборлары белән эш итү, үз гаиләң, сатып алган әйберләр, акча турында чит кешеләргә сөйләүнең нинди аянычлы хәлләргә китерү мөмкинлеге турында бергәләп нәтиҗә ясыйбыз. Укыган әсәрләр, караган фильмнарга, мультфильмнарга таянып, балалар белән фикер уртаклашабыз. Бу эшләр аларга куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә, хаталанмаска  ярдәм итәр дип уйлыйбыз.

      Күптән түгел бакчабызда балалар өчен “Сак булыгыз!” дигән чара үткәрелде. Анда юл йөрү кагыйдәләре уен формасында ныгытылды. Дәүләт автоинспекция хезмәткәрләренең эшләре турында мәгълүмат бирелде. Бу хезмәтләргә бәйле рәвештә, җитезлекне сынау өчен  төрле эстафеталар оештырылды. Рәсемнәргә таянып, төрле ситуацияләрдән чыгу юлларын бергәләп эзләделәр, үзләренчә аңлаттылар, шигырьләр сөйләделәр. Интерактив уенда мультфильм геройларының нинди хаталар җибәргәнен балалар бергәләп ачыкладылар. Мондый чаралар иминлек кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында нәтиҗә ясарга ярдәм итә.                                                                                            

Гөлфәния Никитина, Асия Хуҗина, Ландыш Хафизова,   Яр Чаллы шәһәре, 118нче “Алмакай” балалар бакчасы тәрбиячеләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X